Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кыяр нишләп кәкре булып үсә?

Тәҗрибәле бакчачының төп киңәше – кыяр түтәленә күләгә ясагыз

Кыярлар кәкре булып үсү сәбәбен «АиФ» яза.

«Кагыйдә буларак, андый кыяр әле әче дә була. Моның сәбәбе гади – эссе һава торышы, кояш нурлары туры төшү, су сибү даими булмау», – ди Алтай краенда бакчачылар ассоциациясе рәисе Владимир Марков.

Тәҗрибәле бакчачының төп киңәше – кыяр түтәленә күләгә ясагыз. Моны ак марля материалы белән ясап була.

Икенче төп кагыйдә – дөрес итеп су сибегез. Иртән иртүк яки соң гына кич белән сибәргә кирәк. Суны кыяр тамырына сипмәгез, янына салу хәерле, сирәгрәк һәм күбрәк итеп су салып чыгыгыз. Кыяр тамырлары суны тирәннәнрәк алырлык булсын.

Кайчакта матур кыярлар янында кәкреләре барлыкка килә, димәк – төрле сортлар утыртылган булуы ихтимал. Бер сорт һава торышы катаклизмнарына яхшырак җайлаша, икенчесе, бәлки, начаррактыр, ди белгеч.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев