Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кышка әзерләнәбез

Рәмзия ЗАРИПОВА - Әгерҗе шәһәре: Баллы помидор 3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр...

Рәмзия ЗАРИПОВА - Әгерҗе шәһәре:
Баллы помидор
3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.
 
Сарымсаклы помидор
Помидорларның зурлыгына карап, икегә йә дүрткә бүләбез һәм 1 литрлы банка төбенә тезәбез, аннан телемнәргә бүленгән сарымсак салабыз. Һәр катламны шулай помидор белән сарымсакны аралаштырып тезеп чыгабыз. Һәм өстенә кайнар маринад коябыз. Маринад болай ясала:
3 литр суга 0,5 стаканнан кимрәк тоз, тулар-тулмас бер стакан шикәр комы, 10ар карлыган һәм чия яфраклары салып кайнатабыз, ахырдан 1 чәй калагы уксус эссенсиясе өстибез. Бер литрлы банканы сулы чиләккә утыртып, 10-15 минут кайнатып алабыз да тимер капкач белән каплап куябыз.
 
Әлфия ИШТЕРӘКОВА - Әгерҗе шәһәре:
 
КЫЯР ТОЗЛЫЙБЫЗ
Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә лавр, карлыган, чия яфраклары, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, уртача зурлыктагы кыярларны тутырам. Шуның өстенә кайнап чыккан су коям. Биш минут узганнан соң суны кәстрүлгә бушатам һәм 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 лавр яфрагы, 5-6 кара борыч, 3-4 канәфер салып кайнатып чыгарам.
Маринадка 1 чәй кашыгы лимон кислотасы яки 1 чәй кашыгы уксус кислотасын уттан алгач кәстрүлгә салырга кирәк. Аннан соң чәй кашыгының очы белән генә төелгән кызыл борыч салам да банканы капкачлап төреп куям.
 
ТЕЛНЕ ЙОТАРЛЫК ПОМИДОРЛАР
Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә туралган яшел тәмләткечләр петрушка, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, банканың яртысына кадәр помидор тутырам. Аннан соң башлы суганны боҗралап турап салам. аның өстенә янә помидорлар салам. өстенә кайнап торган суны коям да, маринад әзерләгәнче тотам.
Маринад өчен: 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле борыч, 5-6 кара борыч салып кайнатып чыгарам. Банкадагы суны түккәннән соң 3 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, маринадны коям. Банкаларны яңадан сулы кәстрүлгә утыртып 15 минут стерильләштереп алырга да була.
 
Һаҗәр БӘХТИЯРОВА - Әгерҗе шәһәре:
 
КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАГАН КЫЯР
Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салам. Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырам. Өстенә кайнап чыккан суны бушатам да 30 минут тотам. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатам. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотам да түгәм.
Маринад өчен: 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы уксус (эссенция) салып капкачлап куям.
 
ЧИЯДӘН КАЙНАТМА
1 кило чиягә 1 кило шикәр комы (бераз кимрәк тә ярый) салып 30 минут кайнатабыз. 20 грамм желатинны җылымса суга салып болгатабыз. Шуны кайнатма өстенә салып 10 минут кайнатабыз да азрак суынгач банкаларга тутырабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев