Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырынды китапханәсе каршында музей ачылды

Кырынды китапханәсе каршында ачылган туган якны өйрәнү музеендагы экспонатларның күп өлеше әлеге авылда туып үскән, тормыш рәвеше белән һәркайсыбызга үрнәк булган, моннан бер ел элек бакыйлыкка күчкән олпат шәхес Габдулла ага Галиевка багышлана.

Бу очраклы түгел. Габдулла абый – гомере буе туган авылына тугры хезмәт иткән, лаеклы ялга чыкканчы халык сәламәтлеге сагында торган, аннан имам-хатиб вазифасын башкарган, һәр эш-гамәле белән башкаларга үрнәк булган Ил агасы ул.  Моның өстенә, дистәләгән китаплар авторы. Китаплары да гади генә түгел аның: һәркайсында тормыштан алынган хәлләр тасвирланган, геройлары да – тирә-ягыбыздагы гади кешеләр.

Музейны караганда һәркем Габдулла аганың тормыш юлын тагын бер кат күз алдыннан уздыргандыр. Китапханәдә тәкъдим ителгән әдәби-музыкаль кичәдә дә аның шигырьләре, җырлары яңгырады, әсәрләре сәхнәләштерелде. Искиткеч җылы мохиттә узган чара барышында һәркем Габдулла ага турындагы истәлекләре белән уртаклашырга ашыкты. Әлеге хатирәләр шундый күп һәм аның һәркайсы Ил агасына олы хөрмәт белән сугарылган иде. Чараны искиткеч җылы итеп алып барган китапханә мөдире Фәридә Артемьева, “Илһам” түгәрәге әгъзаләре, Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы коллективы, музейны булдыруга хәйрия ярдәме күрсәткән игелек ияләре исеменә бик күп рәхмәт сүзләре җиткерделәр чара кунаклары. Ә алар бик күп иде: район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм башкалар.   

Әлеге кичә Габдулла аганың вафатына бер ел туган көнне узды. Биредә яңгыраган һәр сүз олпат якташыбыз рухына дога булып барып  ирешсә иде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев