Кырынды мәдәният йортында яшьләр бөек шагыйрь иҗатын яхшы белүче исеме өчен көрәште
Катнашучылар арасында Кырынды мәктәбе укучылары һәм Шаршады авылыннан килгән балалар да бар иде
Кырынды авылы мәдәният йортында, «Пушкин картасы» программасы кысаларында, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган мавыктыргыч «Могҗизалар кыры» уены узды, дип хәбәр итә «Кырынды авылы мәдәният йорты».
Катнашучылар арасында Кырынды мәктәбе укучылары һәм яшьләр генә түгел, Шаршады авылыннан килгән балалар да бар иде.
Балалар, чын күңелдән уенга бирелеп, барабанны әйләндерделәр, хәрефләрне таныдылар, сүзләрне чиштеләр, Тукайның тәрҗемәи хәлендәге фактларны дөрес атадылар, аның шигырьләрен һәм танылган әсәрләрен яттан белүләрен дәлилләделәр.
Финал туры катнашучылар өчен аеруча зур чын сынау булды: җиңү өчен киеренке көрәштә катнашучылар белемнәрен генә түгел, туган як мәдәниятенә, әдәбиятка булган мәхәббәтләрен дә күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев