Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кырындыда хәрби Илназ Исмәгыйлев хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Илназ 2024 елның 17 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була

Кырындыда махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илназ Исмәгыйлев хөрмәтенә туган-үскән йортында истәлек тактасы ачылды. Чарада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Илназның авылдашлары, туганнары, сыйныфташлары катнашты. 

Илназ Җәүдәт улы Исмәгыйлев 1979 елның 30 ноябрендә Кырындыда туа. Мәктәпне тәмамлагач Алабуга махсус милиция урта мәктәбендә укый. 1999 елдан 2009 елга кадәр Әгерҗе районы Эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. 

2001 елда Төньяк Кавказ төбәгендә гражданнар оборонасының вертолет отряды составында контртеррорчылык операциясендә катнаша. 2023 елның 10 ноябрендә абыйсы Илвир үрнәгендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. “Шторм” батальонында гранатометчы булып хезмәт итә.

2024 елның 17 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнә.

Әнисе Әлфия, энесе Илнур чарада катнашкан, истәлек тактасын куюда ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев