Кырындыда - яңа башлык
Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайладылар
Кырынды авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышы узды.
Авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Илназ Закировның вафат булуы сәбәпле, вәкаләтләре туктатылды.
Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайладылар. Ул – Кырынды авыл җирлегенең 4нче участок депутаты Альберт Алмарис улы НӘФЫЙКОВ. Ул 1980 елда шушы авылда туган. Моңа кадәр “Брус“ юл төзелеше предприятиесенең Әгерҗе участогында автогрейдер машинисты булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев