Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Көзнең әле гүзәл чагы

Көне буе яңгыр койды, Күңелдә - сүз яңгыры. "Язам!" дисәң, җай табыла Рәхмәтләр яугыры! Күз карашы - чәчәкләрдә, Иркәләнә, назлана. Көзнең әле гүзәл чагы, Әйтерсең лә, кыз бала. Бит алмасы алсулыгы Август алмаларында... Саф иреннәр кызыллыгы Миләш, баланнарында... Ап-ак казлар - инешләрдә, Күктә - торна тавышы... Казлар китү, саубуллашу Бу...

Көне буе яңгыр койды,

Күңелдә - сүз яңгыры.
"Язам!" дисәң, җай табыла
Рәхмәтләр яугыры!


Күз карашы - чәчәкләрдә,
Иркәләнә, назлана.
Көзнең әле гүзәл чагы,
Әйтерсең лә, кыз бала.


Бит алмасы алсулыгы
Август алмаларында...
Саф иреннәр кызыллыгы
Миләш, баланнарында...


Ап-ак казлар - инешләрдә,
Күктә - торна тавышы...
Казлар китү, саубуллашу
Бу да - кызлар язмышы...


Басу түрендә көлтәләр
Чәчләр күк толым-толым.
Җитү кызга охшатам мин
Өлгергән иген кырын.


Күк йөзен томалап алып
Яңгырның койган мәле...
Болыт читен күтәрдем дә
Күзәттем көзнең ямен.

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев