Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортында «Күңелем белән сездә калам» исемле кичә узды

Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар Наил абыйны яхшы сүзләр белән искә алдылар, җылы истәлекләр белән бүлештеләр

Шәһәребезнең Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортында бөтен гомерен сәнгатькә, мәдәнияткә, иҗатка багышлаган, шагыйрь, үзешчән композитор, күп санлы хикәяләр һәм пьесалар авторы, һәрвакыт иҗат дәрте белән янып яшәгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 4 китап авторы Наил Хәбибулла улы Нәбиуллинны искә алу уңаеннан "Күңелем белән сездә калам" исемле кичә узды.

Кичәдә аның тормыш иптәше Зилә ханым, бергә хезмәт юлы үткән хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, аны белгән, якын иткән милләттәшләр катнашты.

Чара башында катнашучылар аның иҗатын, тормыш юлын яктырткан китап күргәзмәсе, шәхси әйберләре белән таныштылар. Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар Наил абыйны яхшы сүзләр белән искә алдылар, җылы истәлекләр белән бүлештеләр. Аның шигырьләре, җырлары һәр кешенең күңел кылларын тибрәндерде. Әгәр исән булса, Наил агага 85 яшь тулган булыр иде. Ул арабыздан китсә дә, аның матур җырлары, шигырьләре укучы йөрәгендә озак саклансын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев