Ландыш ВӘЛИЕВА: Ирем Ленар белән өйләнешүебезгә быел 19 ел тула
Бер-беребезгә булган яратуыбызны, хөрмәтне көн саен белдереп торсак та, Гашыйклар көнендә бу хисләребезне бүләкләр белән тулыландырабыз
Көн туды исә, бәйрәм хәзер. Дуслар бәйрәме дә бар, кочаклашу көнен дә билгеләп үтәбез... Әмма монысы үзенчәлекле. Ул – Гашыйклар көне! Хәтта балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә ул көнне бер-берсенә “валентинка“лар бүләк итәләр.
Ландыш ВӘЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
– Ирем Ленар белән өйләнешүебезгә быел 19 ел тула. Бер-беребезгә булган яратуыбызны, хөрмәтне көн саен белдереп торсак та, Гашыйклар көнендә бу хисләребезне бүләкләр белән тулыландырабыз. Ә аларны исә бер-беребезгә генә түгел, кызларыбыз Линара белән Миләүшәгә дә әзерлибез.
Бу кичтә үзенчәлекле бәйрәм табыны да корам. Быел аны үзем ясаган торт та бизәячәк. Ул, әлбәттә, йөрәк формасында булачак.
Гомумән, гаилә белән бәйле бәйрәмнәрнең һәрберсен матур итеп уздырырга тырышабыз. Бу көнне бергәләп табын артына җыелу, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру, бүләкләр алышу – онытылмаслык күңелле мизгелләр ул. Һәм мин әлеге бәхетле мизгелләрнең озак еллар дәвам итүен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев