"Ласка" приютында тәрбияләнүчеләр танылган рәссамнар белән таныштылар
Рәссамнар балаларга үз иҗатлары турында сөйләделәр
Бу көннәрдә Әгерҗе районында танылган рәссамнар катнашында форум уза.
18 августта 10 кешедән торган "Ласка" социаль приютында тәрбияләнүчеләр ачык һавада иҗат остаханәсендә булдылар һәм Казаннан рәссам Бакиров Илнур Мансур улы һәм Яшел Үзәннән Новиков Владимир Николаевич иҗатын күзәттеләр.
Рәссамнар балаларга үз иҗатлары турында сөйләделәр һәм балаларга үзләрен рәссам ролендә сынап карарга мөмкинлек бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев