Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ленин паркы икенче сулышын ала

Проектны тормышка ашыруның генераль подрядчысы – “Татмелиоводстрой” оешмасы

Әгерҗе районы ТР Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсендә Ленин паркын төзекләндерү буенча проектны уңышлы яклап чыккан иде. Хәзерге вакытта беренче чираттагы төзелеш эшләре ахырына якынлаша. 

Элеккеге Ленин клубы территориясен төзекләндерү мәсьәләсе районның Иҗтимагый совет утырышларында бер генә тапкыр күтәрелмәде. Яңадан төзеләчәк мәйданны, элеккеге гадәт буенча Ленин паркы дип атарга булдылар. Шулай дөрестер дә. Чөнки бу урынны тарихи зона итеп ясау планлаштырыла. 

Проектны тормышка ашыруның генераль подрядчысы – “Татмелиоводстрой” оешмасы. Төп эшләр субподрядчы Марсель Ситдыйков җитәкчелегендәге “СтройГрад” предприятиесе төзүчеләре тарафыннан башкарыла. Алар барлыгы 9 миллион сум акча үзләштерергә тиеш. 

–    Ленин паркын төзекләндерүнең беренче чираты бетон нигездә брусчаткадан юл ясалышын һәм паркны яктырту эшен үз эченә ала, – ди Марсель Альберт улы.

–  Паркка керү уңаенда шәһәребез тарихына багышланган зур артобъект урын алачак. Парк эченә эскәмиләр, чүп савытлары куела. Бөтен периметр буенча туя агачлары утырту турында сөйләшүләр алып барыла. Ә бу – 8 мең квадрат метрлы парк территориясе тере “яшел койма” белән әйләндереп алыначак дигән сүз. Юл арасындагы газоннарга үлән чәчеләчәк. Яктыртуга килгәндә, барлык мәйданда өчәр яктырткычлы 16 терәк барлыкка киләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев