Әлфия Мәрданованың вафатына - кырык көн
Бүген аның безнең арада юклыгына кырык көн. Күңел әле һаман Сине югалтуга ышанмый, Әлфия апа! Салкын январь аенда 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде ул. Аннан яраткан коллективында ике генә ай эшләп калды хезмәттәшебез. Сүзнең кем турында барганлыгын күпләр инде аңлап та өлгергәннәрдер. Әйе, Көчек авылы кызы, күп еллар Әгерҗедә...
Бүген аның безнең арада юклыгына кырык көн. Күңел әле һаман Сине югалтуга ышанмый, Әлфия апа!
Салкын январь аенда 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде ул. Аннан яраткан коллективында ике генә ай эшләп калды хезмәттәшебез. Сүзнең кем турында барганлыгын күпләр инде аңлап та өлгергәннәрдер. Әйе, Көчек авылы кызы, күп еллар Әгерҗедә башта 2нче мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән, аннан соң рус балаларына татар телен өйрәткән хөрмәтле хезмәттәшебез Әлфия МӘРДАНОВАның фаҗигале үлеме барыбызны да тетрәндерде.
Аның беркайчан да кәефе төшкән чагын хәтерләмибез. Кояш кебек балкып керер иде дә, хәл-әхвәл сорашып дәрескә юнәлер иде. Тәнәфесләрдә кызык сөйләп безне көлдерергә дә оста булды. Бик җор телле, ачык күңелле иде ул. Коллективта һәркем белән уртак тел тапты, укучыларга да авыр сүз әйткәне булмады, ата-аналар белән дә һәрвакыт килешеп эшләде. Татар теле атналыкларында кулына гармунын алып укучыларны җырлатуы, биетүе гел күз алдында тора. Без - татар теле укытучылары бер гаилә кебек дус, тату эшләдек, проблемаларны да бергә чиштек, авыр чакта бер-беребезгә гел ярдәм иттек.
Әлфия апа күп еллар Киров урамындагы фатирында яшәде. Дүрт ел элек шәһәр үзәгендә алган фатирында өй туе уздырдык. Шул матур фатирында сөенеп-шатланып озак яшәүләр генә насыйп булмады...
Әлфия апа, оста баянчы ире Шамил абый бик яшьли вафат булганнан соң, бердәнбер кызы Дилә һәм авылдагы әнисе Маһира апа өчен җан атып яшәде. Һәр шимбәне, яңгырмы-кармы, ул дәрестән соң "попутка"да авылга китә иде. Җәйләрен бал кортлары карады, бакчада казынды. Абыйсы Мансурның вафатыннан соң Әлфия апа әнисенең бердәнбер олы терәге иде. Ә кечкенәдән Әгерҗедә сәхнә йолдызы булган җырчы кызы Диләнең кечкенә генә уңышларына да чын күңеленнән сөенде, аны гел үсендереп торды. Мәскәдә эшләүче Диләнең Әгерҗегә кайткан арада бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга өлгерүенә ихластан шатлана иде.
Менә шулай якыннарына, укучыларына, хезмәттәшләренә кирәк булып яшәгәндә кинәт кенә, беркемгә авырлык тудырмый китеп барды ул. Урының оҗмахта булсын, Әлфия апа! Бу язмабыз синең рухыңа дога булып барып ирешсен.
Гөлгенә ФӘТХУЛЛИНА,
2нче мәктәпнең татар теле укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев