Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Лилия Хуҗахмәтова: “Тели белсәң, теләкләр кабул була”, диләр бит. Нәкъ шулай булды да!

Һәр ел үзенең шатлык-куанычлары, борчусынаулары, истәлекле вакыйгалары белән күңелдә якты эзләр калдыра. 2024 ел газета укучыларыбызда нинди вакыйгалар белән истә калачак? Сораштыруыбыз – шул хакта

Лилия ХУҖАХМӘТОВА, Әгерҗе шәһәре:

– Гадәттә, һәр кеше узып баручы елны рәхмәтләр әйтеп озата һәм зур өметләр баглап яңа елга керә. Мин дә 2024 елны уңышлы булсын дип теләп каршылаган идем. “Тели белсәң, теләкләр кабул була”, диләр бит. Нәкъ шулай булды да! Бу елның күңелгә уелып калган, иң сөенечле мизгеле – олы кызым Амираны зур тормыш юлына озату. Улларга баедым: киявем Ярославның бик акыллы егет булуына сөенәм. Кече улым Мәдҗит беренче сыйныфка укырга керде. Шаянрак булса да, бик тырыш, яхшы билгеләргә генә укый. Олы улым Әмир быел Можга агросәнәгать көллиятенең икенче курсын тәмамлый, ул электр монтеры булачак.

Төпчегебез Хәдия “КапЭль” вокал ансамбленә йөри башлады. Ансамбльдә иң кечкенәсе булса да, концертларда бик теләп катнаша. Тагын бер сөенечем: быел тиң ярымны очраттым. Озак еллар хатын-кыз бәхетен тоеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев