Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Мәгариф турындагы законга төзәтмәләр кертелде

Укучыларны үзләренең һәм аларның законлы вәкилләренең ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итүгә кагылышлы тыю юкка чыгарылган

“Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законга төзәтмәләр кертелде. Аның нигезендә белем бирү оешмасында чисталык һәм тәртип булдыру буенча укучыларның бурычлары, шулай ук яшь һәм психофизик үзенчәлекләрне исәпкә алган хәлдә белем бирү программасында каралган җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашуга кагылышлы бурычлар билгеләнгән. 

Укучыларны үзләренең  һәм аларның законлы вәкилләренең ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итүгә кагылышлы тыю юкка чыгарылган. Аның урынына мондый хезмәткә җәлеп итү хезмәткә кагылышлы закон таләпләре нигезендә тормышка ашырыла дип билгеләнгән. 

Моннан тыш, урта гомуми белем алган чыгарылыш сыйныф укучыларының барлык уку фәннәре буенча йомгаклау билгеләренең күпчелеге “бик яхшы” булып, “яхшы” билгесе икедән артмаганда II  дәрәҗә “Укудагы аерымлыклар өчен” медале бирү турындагы положениеләр беркетелгән. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев