Май ае сынамышлары
Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр
Айның башы җылы, матур булса, икенче яртысы салкын булыр.
Май аенда яңгыр күп яуса, сентябрь коры килер һәм киресенчә.
Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр.
Торналар бик еш күренсә – корылыкка.
Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.
Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.
Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
Май суык булса, икмәк уңа.
Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
Майда боз яуса, җәен дә явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев