Макароннан ясалган Чыршы, стаканнан ясалган Кар бабай күрәсегез килсә, Әгерҗе локомотив депосына барыгыз
Сервис локомотив депосының "ТМХ-Сервис" ширкәтенә килүчеләрне бу көннәрдә бик матур күргәзмәгә дәшәләр. Ә анда ниләр генә юк! Биредә эшләүче эшче-хезмәткәрләрнең балалары әллә ниләр уйлап тапканнар. Әнә, ак стаканнардан ясалган Кар бабай мин монда хуҗа дигәндәй кунакларны каршы ала. Аның тирәсенә макароннан, атлас ленталардан ясалган чыршылар урын алган. Бәйрәмнең төп символы...
Сервис локомотив депосының "ТМХ-Сервис" ширкәтенә килүчеләрне бу көннәрдә бик матур күргәзмәгә дәшәләр.
Ә анда ниләр генә юк! Биредә эшләүче эшче-хезмәткәрләрнең балалары әллә ниләр уйлап тапканнар. Әнә, ак стаканнардан ясалган Кар бабай мин монда хуҗа дигәндәй кунакларны каршы ала. Аның тирәсенә макароннан, атлас ленталардан ясалган чыршылар урын алган. Бәйрәмнең төп символы Кыш бабай да кәгазьдән бик матур килеп чыккан. Янәшәсендә генә пенопласттан ясалган замогы да бар хәтта. Бу кечкенә Кар бабайны да һич кенә дә носкидан ясалган дип уйламассың! Урман чибәркәе чыршыны табигать байлыкларыннан тудырганнар. Эшләнмәләрнең барысы да күз явын алырлык матур. Ә стенага эленгән рәсемнәр - үзе бер могҗиза. 2016 елның символы маймыл да, бәйрәмгә ашыгучы Кыш бабайны да күрергә була анда.
- Бу - бездә беренче тапкыр гына оештырыла торган бәйге. Әйдәгез, үзебезнең балаларны сынап карыйк әле дип уйлаштык та, "Яңа ел - балалар күзлегеннән" дигән бәйге оештырырга булдык. Нәтиҗәсе - күз алдында. Балалар да, әти-әниләр дә фантазияләрен эшкә җиктеләр. Барлыгы 20 яңа ел могҗизасы килде, - ди бәйгенең идея авторы Елена Зайцева.
Әлегә бәйгегә яшерен тавыш бирү бара. Иҗат эшләренә саннар гына сугылган. Кайсы эш ошый, шуны язып тартмага салалар. Ә йомгакны 26 декабрьдә узачак Яңа ел бәйрәмендә ясаячаклар. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев