Мәктәпләрдә театр түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр актерлык осталыкларын күрсәттелә
Театр эшчәнлеге
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов әмере белән быелгы уку елында районыбыздагы 16 мәктәптә театр түгәрәге эшли башлады. Аларда башлангычлардан алып югары сыйныф укучыларына кадәр теләгән һәркемгә шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә мәктәп театрлары арасында бәйге оештырылып, яшь артистларга дәрәҗәле жюри алдында сәхнә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге туды.
Ярыш иң элек зоналарда үтте. Район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Александр Шамшурин җитәкчелегендәге жюри Исәнбай, Тирсә, 3нче мәктәпләрдә театр коллективларында шөгыльләнүчеләрнең актерлык сәләтенә бәя бирде.
– Кайбер мәктәпләрдә театр түгәрәкләре моңа кадәр дә эшли иде. Ә менә күпчелегендә укучылар әле беренче адымнарын гына ясыйлар. Шуңа карамастан сәхнә телен аңлаучы, образга керә белүче яшь артистлар шактый булуы сөендерә. Бу – әлбәттә, аларның җитәкчеләренең дә тырышлыгы, – диде Александр Васильевич.
Финалда зона турларында беренче-икенче урыннар алган Исәнбай, Көчек, Азево, Красный бор, 4нче һәм 2нче мәктәпләр сыналдылар. Иң беренче сәхнәгә чыккан Исәнбай мәктәбе укучылары бәйгегә яхшы старт бирделәр. Башлангыч сыйныфларда гына укуларына карамастан нәни артистлар тумыштан сәхнәдә диярсең! Экология темасына багышланган “Күбәләкле алан маҗаралары” спектаклендәге геройларны шулкадәр оста уйнадылар алар.
– Уртак тырышлык белән шундый матур сәхнә әсәре туды, – диде мөгаллимә Алсу Латыйпова. – Урман байлыкларына зыян салырга тырышкан ике начар малайны акылга утырткан җәнлекләр һәм күбәләкләр турындагы текстны хезмәттәшем Гөлнур Симакова язды. Аны сәхнәгә кую өстендә бергәләп эшләдек.
Киемнәр, декорацияләр уйладык. Әти-әниләрнең дә ярдәме зур булды. Ә балалар, чынлап та, үзләренә йөкләнгән бурычны бишлелек үтәделәр.
4нче мәктәпнең дә спектакле шушы теманы үз эченә алган иде. Балалар белән бергә укытучыларның да катнашуы аңа үзгә төсмер өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев