Мондый карарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе кабул иткән. Шулай итеп, югары һөнәри белеме булган белгечкә - 10 000 сум, урта белеме булган белгечкә 8 000 сум өстәмә акча түләнәчәк.
Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә эшкә алынганда ук социаль-көнкүреш хәлләрен яхшырту өчен бер мәртәбә бирелә торган ярдәм күрсәтелә. Анысының суммасы да төрле. Әйтик, хезмәткәрнең тиешле махсус белеме булмаса, ул бер мәртәбә - 15 000 сум акча ала. Урта махсус һөнәри белеме булган белгечкә - 25 000 сум, югары һөнәри белемлесенә - 35 000 сум акча бирелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Нет комментариев