Мариларда - гармун бәйрәме
Уттай кызу эш вакыты булса да, мари халкы ял итү, күңел ачу өчен дә вакыт таба. Әнә, узган ялларда Бима Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Свердлау өлкәсеннән килгән мари баянчылары клубны дер селкеттеләр. Биредә үзешчәннәрнең II "Уйнагыз, гармуннар" фестивале узды. Фестивальдә зурлар белән...
Уттай кызу эш вакыты булса да, мари халкы ял итү, күңел ачу өчен дә вакыт таба. Әнә, узган ялларда Бима Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Свердлау өлкәсеннән килгән мари баянчылары клубны дер селкеттеләр. Биредә үзешчәннәрнең II "Уйнагыз, гармуннар" фестивале узды.
Фестивальдә зурлар белән беррәттән, кечкенә малайларның да гармуннар күтәреп сәхнәгә чыгуын күзәтү бик күңелле булды. Бимадан бердәнбер хатын-кыз Елена Ильинаның чыгышын да тамашачы бик яратып кабул итте. Ленаның кечкенәдән гармунда уйнарга теләге зур була, әмма ул бу хыялын 20 яшендә генә тормышка ашыра. Беренче баянын да декрет акчасына сатып ала.
Лирик көйләрне заманчалары алыштырды. Дәртле көйләр яңгыраганда аяклар тыпырдады, бик күпләр кушылып җырлап җибәрделәр. Татар, чуаш, мари көйләреннән попурри да тыңладык.
- Үзеңнеке үзәктә шул. Көйләребез бик матур да, дәртле дә. Ничек түзеп булсын биемичә, - диеп хис-кичерешләре белән уртаклаштылар бер төркем апалар.
Кунаклар да бәйрәмнең матур оештырылуын әйтеп сөендерделәр, тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Милләттәшләребез алдында чыгыш ясау икеләтә рәхәт бит ул. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, җырланасы җырлар да күп әле. Шунысы сөендерә, милләттәшләребез белән элемтәләр ныгый, - диде Башкортостаннан килгән кунак.
Гармунчыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
- Җыр-моңнарыбызны яратучы балалар үсә. Алар - милли хәзинәбезне киләчәк буынга тапшыручылар, - диде районыбызның мари гармунчылары ансамбле җитәкчесе, бәйрәмне оештыручы Владимир Кибатов.
- Сезгә карап чынлап та бәхетле мизгелләр кичердем бүген. Үзегез талантлы, үзегез дәртле сез. Костюмнарыгыз күз явын алырлык матур. Олыгыз-кечегез бердәм, рәхәтләнеп өздереп уйныйсыз, биисез, җырлыйсыз, - дип соклануын белдерде район мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин да.
Әнә шулай, бер мизгел эчендә узды гармунчылары бәйрәме. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар, дип таралыштык бәйрәмнән!
Любовь МИХАЙЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев