Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Марс Тукаев: "Татар авыллары берләшә"

Россиядә барлыгы дүрт меңннән артык татар авылы бар. Аларда ике миллионнан артык халык яши. Бөтендөнья татар конгрессы Рәсәй буенча сибелгән татарларны барлау, берләштерү, алар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен зур эшләр башкара. Әле шушы араларда гына Татар-авылы.рф сайты да барлыкка килде. Бу турыда сөйләвен үтенеп, конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары,...

Россиядә барлыгы дүрт меңннән артык татар авылы бар. Аларда ике миллионнан артык халык яши. Бөтендөнья татар конгрессы Рәсәй буенча сибелгән татарларны барлау, берләштерү, алар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен зур эшләр башкара. Әле шушы араларда гына Татар-авылы.рф сайты да барлыкка килде.
Бу турыда сөйләвен үтенеп, конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Салагыш авылы егете Марс Тукаевка мөрәҗәгать иттек.
- Бу сайтны безнең белән берлектә Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы төзеде. Әлеге сайт ярдәмендә читкә таралган милләттәшләребезне барлап, алар арасында элемтәләр урнаштырачакбыз. Сайтта бик күп бүлекләр булачак: мәдәният, мәгариф, татар эшмәкәрләре, татар авыллары тарихы, яшьләр өчен танышу сәхифәләре... Кыскасы, барысын да колачларга тырышаячакбыз. Әлеге сайт аша татар эшмәкәрләре җитештергән әйберләр һәм хезмәтләр белән танышырга, авыл хуҗалыгы техникасы, йорт хайваннары һәм татар эшкуарлары җитештергән башка товарларны сатарга йә алмаштырырга мөмкин булачак. Сайт татар авыллары тарихы турында да бай мәгълүмат бирәчәк.
Туган ягым Әгерҗе районындагы татар авылларында яшәүчеләр дә бу сайтка кереп, бай мәгълүмат алачак. Үзегез җитештергән товарны да сата алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев