Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Машина йөртүчеләргә март аеннан яңа штрафлар кертелә

Төзәтмәләр кертү планлаштырыла

Россия Юстиция министрлыгы Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр проектын эшләгән. Төзәтмәләр 1 марттан машина йөртүчеләргә яңа штрафлар кертүне күздә тота.

Мәсәлән, диагностика картасына ия булу таләп ителсә дә, техосмотр узмаган йөртүчеләргә 2 мең сум күләмендә штраф кертү күздә тотыла. Хәзер камералар да диагностик картасыз йөртүчеләрне көненә бер тапкыр штрафка тартачак.

Моннан тыш 1 марттан КоАПның 12.5 статьясына шундый төзәтмәләр кертү планлаштырыла: көпчәкләре сезонга карап алыштырылмаган яки сырлары кыршылган, фаралары булмаган, машина артка чигенгәндә кабына торган лампочкалары янган машиналар, шулай ук видеорегистраторы, навигаторы, тәрәзәгә ябыштырылган пленка яки наклейкалары шоферга юлны карап барырга комачаулаган, утыргычларында баш куя торган мендәрчекләре булмаган очракта, машина төзек түгел дип саналачак.

Шулай ук 1 марттан барлык төбәкләрдә газоннарга, балалар мәйданчыклары һәм яшеллеккә машина куюны тыю кертелә. КоАП та машинаны хәтәр йөрткән өчен яңа статья да пәйда булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев