МАТБУГАТ КӨНЕ БЕЛӘН!
"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз, газетабызның эчтәлеген баетуда зур өлеш кертүче хәбәрчеләребез, газетабызны яратып укучыларыбыз! Сезне уртак бәйрәмебез - Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйбыз. "Әгерҗе хәбәрләре"нең 86 еллык бай тарихы бар. Бу еллар эчендә район газетасы белән ике дистәгә якын мөхәррир җитәкчелек иткән, анда...
"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз, газетабызның эчтәлеген баетуда зур өлеш кертүче хәбәрчеләребез, газетабызны яратып укучыларыбыз! Сезне уртак бәйрәмебез - Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйбыз.
"Әгерҗе хәбәрләре"нең 86 еллык бай тарихы бар. Бу еллар эчендә район газетасы белән ике дистәгә якын мөхәррир җитәкчелек иткән, анда йөзләгән кеше хезмәт куйган. Без бүген дә гомерләрен район газетасында эшләүгә багышлаган хөрмәтле ветеран хезмәттәшләребезне олы хөрмәт белән искә алабыз. Әле дә аларның зирәк, төпле киңәшләренә таянып эшлибез. Рәхмәт сезгә!
Гомер-гомергә газета хәбәрчеләр иҗатына киң урын бирде, алар белән кулга-кул тотынып эшләде. Бүген дә без дистәләгән авылдан үтемле язмалары, матур шигырьләре белән сөендереп торучы хәбәрчеләребез булуга шатланабыз.
Газетаны укучыларыннан башка да күз алдына китереп булмый. Әле ярый сез бар, безнең газетаны көтеп алып, яратып укучыларыбыз! Бу - һәммәбезнең уртак бәйрәме. Алга таба да бергә булыйк, бердәм булыйк. Иҗат ялкынында янып яшик! Район газетасын тагын да эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч итүдә кулга-кул тотынып эшләргә язсын безгә.
Хөрмәт белән "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев