Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз кызының туена кайткан

Наталья һәм И., мәхәббәт тарихы гади генә түгел..

Сезгә тәкъдим ителгән гаҗәеп тарих – бер гаиләнең, мәхәббәт һәм тугрылык тарихын – Ватаныбыз сагында торучыларга әйтергә теләгән иң ихлас хисләребезне чагылдыручы язма буларак кабул итсәгез иде.

ТОРМЫШ ЮЛЫН – КУЛГА-КУЛ ТОТЫНЫП

Наталья һәм И., мәхәббәт тарихы гади генә түгел. Ул 1996 елларда Үзбәкстан якларында языла башлый. 26 яшьлек Наталья, беренче иреннән аерылып, 6 яшьлек кызы белән ялгыз кала. И., белән очрашулары көтмәгәндә генә була. Егет 7 яшькә кечерәк булса да, Натальяның игътибарын зирәклеге, ышанычлылыгы белән җәлеп итә. Өч көн очрашып йөргәннән соң егет яратканына тәкъдим ясый. И., аның белән тормыш юлын кулга-кул тотынып узарга вәгъдә бирә. Наталья моның нәкъ шулай булачагына шикләнми дә. Чөнки булачак иренең күзләрендә ярату белән бергә ышаныч һәм тугрылык күрә ул. Яшь хатынның йөрәге ялгышмый. Менә инде 28 ел алар, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә бүлешеп, бер сукмактан атлыйлар. Законлы язылышу белән бергә никахларын Ходай каршында “венчание” үткәреп тә раслаганнар. Шул рәвешле, бер-берсенә гомер буе тугры калырга вәгъдә биргәннәр.

ДҮРТ УЛ, ИКЕ КЫЗ...

Шул ук 1996 елда алар Үзбәкстаннан Натальяның әти-әнисе янына Удмуртиягә күченәләр. Эшчән гаиләне күрше Әгерҗе районы Касай авылына фермага эшкә чакыралар. Нибары ике чемодан әйбер, әмма зур өмет һәм күтәренке рух белән гаилә Татарстанга күченә һәм бу якларга гашыйк була. Яшьләр барысын да буш урында башлыйлар. Өлешләп түләү шарты белән йорт сатып алалар, терлек, кош-корт булдыралар, фермага эшкә урнашалар. Хезмәттәшләре арасында тиз арада хөрмәт яулыйлар. И., хәтта беренче класслы сыер савучы исеменә лаек була. Әгерҗедә һөнәри бәйгедә җиңү яулаганнан соң аны Казанга республика этабына җибәрләр. Аннан 45 район терлекчеләре арасында җиденче урын алып кайта ул. Шул еллар эчендә олы кызларыннан кала тагын биш бала туа: кызлары һәм дүрт уллары. Бөтенесе дә яхшы кебек: эшләре, балалар тавышына күмелгән үз йортлары бар...

Әмма тормышта барысы да шома гына бармый шул. 20 яшьлек уллары Дмитрийга онкология диагнозы куйганнан соң аяз көнне яшен суккан кебек була. Айлар буе дәваланулар, химиятерапия узу. Улларын коткарып калу өчен алар бөтен малларын сатып бетерәләр. Әти-әнисенең ярату көче җиңә: хәзер уллары ремиссия стадиясендә һәм тулы тормыш белән яшәргә тырыша.

ГАИЛӘГӘ ТУГРЫЛЫК – ВАТАНГА ТУГРЫЛЫК УЛ

Кешегә сынаулар аларны җиңәр һәм бернигә дә карамастан алга бара алуыңны аңлар өчен бирелә. 

–    Бер сынауны узганнан соң гына язмыш әзерләгән башкаларын да җиңә алачагыңны тоясың, – ди Наталья да.

Бу аның хәрби комиссариаттан повестка килгән көнне күз уңында тотып әйтүе. 

“Мин Донбасска китәм! Бу чума безгә килеп җитәргә тиеш түгел! Чит балалар булмый! Ватанга ярдәм итәргә кирәк!” И., катгый карарына беркем дә каршы килә алмый. Гаилә башлыгының каты, гадел холкын белгәнгә күрә аны бу уеннан кире кайтарырга тырышу файдасыз булуын аңлыйлар. 

И., һәм башка дистәләгән мобилизацияләнүчеләрне фронтка озатканда Натальяның  аерылышуны уйлап күзеннән яшь акса, шул ук вакытта күңелен яраткан кешесе белән чиксез горурлык хисләре били. 

СӨЕКЛЕМ, МИН ИСӘН!

Сигез ай сигез ел кебек тоела. Ашау, йокы онытыла. Хуҗалыктагы эшләр автомат рәвештә башкарыла. Уйлары белән һәрчак ире янында – кызыл линиядә була Наталья. 

Көндез булсынмы, төнләме, тиз генә шалтыратулар һәм кыска хәбәрләр бөтенесен аякка бастыра. “Сөеклем, мин исән. Мин сезне яратам!” Ерактан аның тавышын ишетү яшәргә  һәм алга таба тагын көтәргә көч бирә. 

Ә И., ялга кайтуы турындагы хәбәр килгән көндәге шатлык әйтеп-сөйләп бетерерлек кенә булмый: аны иренең тәкъдим ясаган көндәге гаҗәеп тәэсирләргә тиңли хатыны. 

И., барысы бергә Казанда каршы алалар. Төн. Караңгы. Таныш аяк тавышларын ишетеп, Наталья: “Бу – ул! Ул! Ул килә!” – дип перронны ярып кычкырып җибәрә. Бәхеттән барысы да елыйлар. Туганнары, якыннары белән бергә хәтта хәрби комиссариаттан килгән кызлар да елый. Олы кызлары Лена да тыела алмый. Әтисе аның туена кайтырга вәгъдә биргән була һәм сүзендә тора да. 

САКЛА, ЯРАТ, ХӨРМӘТЛӘ, КАДЕРЕН БЕЛ!

Еленага 21 яшь. Ул Чаллыда матурлык салонында эшли. Ире Юрий – КамАЗ заводы эшчесе. Лена да апасы Лариса, энеләре Дима, Максим, Данил һәм Никита кебек үк әти-әнисе өчен үлеп тора. Аның уенча, зур гаилә ул – зур таяныч, ышанычлы терәк. Ул үзе дә шундый зур дус гаилә турында хыяллана. Булачак ирен сайлаганда да әтисенә охшаган – шундый ук  ышанычлы, көчле, тугры булырга тиеш дип эзләвен дә яшерми. 

Аларның туй тантанасы барлык туганнары, якыннары катнашында бик матур узган. И: “Сакла, ярат, хөрмәтлә һәм кадерлә!” – дигән сүзләрен кияүләре Юрий гомерлеккә исендә калдырыр. Ул шундый зур гаиләнең бер өлешенә әверелүе белән горурлана. Үрнәк алыр, киңәш сорар, тигезләшер кеше бар, димәк. Ә Лена өчен иң зур бүләк, әлбәттә, әтисенең кулыннан тотып яңа гаилә тормышына озатуы. Һәм бу минутларда ул кичергәннәрне тасвиралу өчен сүзләр табу да мөмкин  түгел...

МӘХӘББӘТ БАРЫСЫН ДА ҖИҢӘР!

Ике атна ял бик тиз уза. 4 июль көнне И., яңадан үзенең хәрби постына – кызыл линиягә китә. Анда якын кешеләргә әверелгән хәрби иптәшләре көтә. Шулай да иң мөһиме – тылда барысы да тыныч, тәртиптә булуын белү һәм тою. Алга таба да шулай дәвам итсен өчен алар какшамас рәвештә бөек ил сагында торачаклар. 

“Мәхәббәт барысын да җиңәчәк!” – ди И. кыска һәм ышанычлы итеп. Аңа ышанмыйча мөмкин түгел. Чөнки бу – гасырлар дәвамында сыналган сүзләр. Чыннан да, мәхәббәт бар нәрсәне җиңәргә сәләтле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев