Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы
Кайбер үзгәрешләр кертелә
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Бу хатка Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә.
“Россия Почтасы”федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк:
- 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча);
- 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 майкөннәрдә пенсия китерү графигы буенча(почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча);
- 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча.
"Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә.
Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезүзегезнеңучасток почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласызяисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-357
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев