Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәдинәкәй, минем гөлкәем

Ярату, сабырлык, түземлек, зирәклек, бер-береңә хөрмәт, ихтирам... Һәр гаиләнең нигезендә иң элек шушы сыйфатлар ятадыр. Мин бәян итәргә теләгән Кадыбашның иң үрнәк, тырыш, сокланырлык пары да үзләре, уллары өчен генә түгел, әниләре өчен дә җан атып яши. Мәдинә-Илфәр ГАЙСИНнарның гаилә корып яши башлауларына тиздән утыз ел тула. Ә быел алар...

Ярату, сабырлык, түземлек, зирәклек, бер-береңә хөрмәт, ихтирам... Һәр гаиләнең нигезендә иң элек шушы сыйфатлар ятадыр. Мин бәян итәргә теләгән Кадыбашның иң үрнәк, тырыш, сокланырлык пары да үзләре, уллары өчен генә түгел, әниләре өчен дә җан атып яши.

Мәдинә-Илфәр ГАЙСИНнарның гаилә корып яши башлауларына тиздән утыз ел тула. Ә быел алар икесе дә алтын юбилейларын бәйрәм итәләр. Гаилә башлыгы Илфәр күп еллар "Кадыбаш" бүлекчәсендә тракторда эшли. Мәдинә хезмәт юлын авылдагы көнкүреш комбинатында башласа, ул ябылганнан соң фермага бозау караучы булып урнаша. Чирек гасыр инде шушы сукмакны таптый ул. Уллары Илнурны үстереп, аңа югары белем алырга ярдәм иттеләр. Илнур да гаиләле инде. Җәмәгате белән әти-әнисенә Әмир исемле онык та бүләк иттеләр.

Гайсиннар гаиләсендә элек-электән өлкәннәргә хөрмәт яши. Өйнең түрендә Илфәрнең әнисе - 94 яшьлек Зөләйха апа һәм Мәдинәнең әнисе - 84 яшьлек Сания апага урын бирелгән. Әниләрен тәрбияләү Мәдинә өстендә булса да, аның беркайчан зарланганын ишетмәссең. Карчыкларның өс-башы, урын-җире чип-чиста, өйдә искитмәле пөхтәлек һәм тәртип. Кодагыйлар - бер-берсенә олы иптәш. Соңгы елларда күзләре сукырайган Зөләйха апага кодагые Сания дә - зур терәк.

  • Гомер көзебездә балалар тәрбиясендә кадер-хөрмәт күреп яшәү - иң олы бәхеттер ул. Кем әйтмешли, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар кызым белән киявем. Мәдинә без яраткан ризыкларны гына әзерли. Өйдә җылы мохит тудыручы да, безне кайгыртучы да ул, - ди Сания апа кызы белән киявенә рәхмәтле булып.
  • Әле килен булып төшкән чакта каенанам гел минем яклы булды. Ялгыш берәр нәрсәне ватсам, каенатам ачулана башласа, әни бөтен гаепне үзенә алып, гел мине яклап чыга иде. Аның шундый зирәк булуына гомер буе сокландым, - ди Мәдинә.

Зөләйха апаның Илфәрдән кала тагын биш баласы бар. Алар төп йортта яшәүче туганнарына, бигрәк тә киленнәре Мәдинәгә үз яхшылыклары үзләренә кайтсын дип телиләр. Ә Илфәрнең Мәдинәгә булган карашы шигъри юлларыннан да аңлашыла:

Мәдинәкәй, минем гөлкәем,

Бар дөньямны минем җылыттың...

Язмыш бүләге син минем өчен,

Ярый әле, сиңа юлыктым.

Рәзилә ЯСӘВИЕВА.

Кадыбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев