Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Мегафермага сәяхәт

Яңавыл янында урнашкан мегафермада йөзгә якын кеше хезмәт куя бүген. Алар өчен елның дүрт фасылында да эш туктап тормый. Чөнки биредәге сыерлар һәм бозаулар җәйге лагерьга күчерелми, көтүгә дә чыкмый. Мегафермага чит кешене дә кертмиләр. Әмма күпләрне андагы эшчәнлек һәм хезмәткәрләр кызыксындырадыр. Шуңа сезне читтән торып булса да мегаферма тормышы...

Яңавыл янында урнашкан мегафермада йөзгә якын кеше хезмәт куя бүген. Алар өчен елның дүрт фасылында да эш туктап тормый. Чөнки биредәге сыерлар һәм бозаулар җәйге лагерьга күчерелми, көтүгә дә чыкмый.

Мегафермага чит кешене дә кертмиләр. Әмма күпләрне андагы эшчәнлек һәм хезмәткәрләр кызыксындырадыр. Шуңа сезне читтән торып булса да мегаферма тормышы белән таныштырырга булдык, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Бозаулар - балалар кебек

Мегафермага сәяхәтебезне бозау торакларыннан башлыйбыз. Бозау карауда унике хезмәткәр эшли бүген.

- Мин Яңавыл фермасында бозаулар карадым, анда ферма беткәч, бирегә килеп эшли башладым. Кыш көне яңа туган бозауларны карауны йөкләделәр. Бик яратам үз эшемне. Әгәр бозау тере, сәламәт булып туа икән, сабый баладай сөенәм. Авырып китсәләр - борчылам. Яңа туган бозауларга көненә ике тапкыр угыз эчерәбез. Ике-өч көннән башка торакка күчерәбез. Сыерлар күпләп бозаулаган чорда 27-28әр бозау караган чаклар да бар. Гадәти көннәрдә, нигездә, 5-6 сыер бозаулый, - ди Альбина Шакирова.

- Бозау караучыларыбыз турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Аидә Галиева, Әлфинә Хикмәтуллина, Резидә Кәрәмиева карамагында - 800 баш бозау. Алар бозауларның сәламәтлеге өчен дә, үсеше өчен дә, вакытында ашату-эчертү, ветеринар чаралар уздыру өчен дә җаваплы. Үз эшләрен белеп,"бишлелек" башкаралар, - ди мегаферма идарәчесе Розалия Хуҗина.

Ә менә Мидхәт Сабировны, үз итеп, "веселый молочник" дип йөртәләр биредә. Ул машинасы белән бозауларга сөт һәм су ташый.

- Бозауларга эчерә торган сөтне башта тиешле температурага кадәр җылытам. Аннан тиз-тиз генә бозауларга таратып чыгам. Бозауларны җылы су белән тәэмин итүче дә мин. Көненә икешәр тапкыр 600дән артык бозауга су һәм сөт таратып көн узганын сизмим дә. Шулай ук сыерларга патока бирү өчен дә җаваплы, - ди ул. - Күңелемә бик тә ошый эшем. Шуңа мегафермага ашкынып киләм. Күп чакта ял да итмичә эшлим, - дип дәвам итә.

Карусель, параллель....

Мегафермадагы 1600 баш сыерны саву - 18 сыер савучы жаваплылыгында. Сыер саву өчен тәгаенләнгән карусель тәүлек әйләнәсе тукталып тормый. Бары тик өч тапкыр юар өчен генә туктатып алалар. Беренче смена иртәнге 5тән кичке 5кә кадәр эшләсә, икенчесе - кичке 7дән иртәнге 3кә кадәр.

- Без бер сменада дүрт сыер савучы эшлибез. Беребез сыерларның җилемен юа, икенчебез саву аппаратын кидерә, өченчебез тибеп төшермәсеннәр дип карап тора. Дүртенчебез җилемнәрен эшкәртә. Аннан алышынабыз, - ди Филисә Муллахмәтова. Аның сыер савучы булып эшләвенә 23 ел инде. Башта Яңавыл фермасында эшләгән, анда ферма беткәч, хезмәттәшләре белән бирегә килгән.

- Бик килешеп эшлибез. Кирәк чакта ял да алабыз, - ди Филисә ханым.

Төп сыер савучылардан тыш, сменада бер сыер куучы, ике каравылчы-терлекче дә эшли. Сыер саву барышын өч оператор контрольдә тота. Болар - Минхарис Галимуллин, Владимир Ипоев һәм Фәнзил Ханнанов.

Яңа бозаулаган сыерларны "параллель" дигән җайланмада савалар. Андагы савым өчен өч сыер савучы җаваплы.

- Минем мегафермада эшли башлавыма өч ел. Хезмәттәшләрем Татьяна Ханнанова, Ләйсән Минһаҗева белән чиратлашып ике көн эшлибез, аннан бер көн ял. Безнең вазифага сыерларны параллельгә кертү, чыгару, саву, шулай ук әлеге җайланмаларны юу-чистарту керә. Сыерларның төрлесе бар, тибә торганнары да, холыксызлары да очрый. Яңа бозаулаган сыерларның җилемнәренә еш кына мастит та була. Аны дә дәваларга туры килә. Эшнең җаена төшкәч, авырлыгын тоймыйбыз, күнегелгән гадәт буенча эшлибез дә эшлибез, - ди Мария Фәррахова.

Бозаулыйсы сыерларның, яңа туган бозауларның исәнлеге, саулыгы өчен әлеге бүлекчә ветеринария табибы Финәрис Ибраһимов та җан ата.

- Сыер савучылар белән килешеп эшлиләр, барлык ветеринар чараларны вакытында башкаралар, - ди, аларны мактап, Розалия Хуҗина.

Мегафермадан көн саен уртача 26 тонна сөт Яшел Үзән сөт комбинатына озатыла.

- Аңа кадәр сөттәге аксымны, аның майлылыгын, тыгызлыгын тикшерәбез. Моның өчен кирәкле җиһазлар да бар, шартлар да тудырылган. Күрсәткечләребез һәрчак яхшы була, - ди лаборант Гөлнара Муллахмәтова. Гөлнара үзе Ижауда туып үскән, Яңавылга кияүгә чыккан. Шәһәр кызының авылга кайтып мегафермада эшләвенә "афәрин" диясе генә кала.

Мегаферманың "мие"

Кайчак өйдәге берничә баш мал турында сорасалар да, аның яше, башка нечкәлекләре турында әйтеп бирә алмавыбыз бар. Ә менә мегафермадагы кайсы гына сыер турында сорама, шунда ук әйтеп бирәчәкләр.

- Чөнки һәр сыер турында мәгълүмат саклаучы компьютерыбыз бар безнең. Анда "дери-план" дип аталучы махсус программа урнаштырылган. Сыерның күпме сөт бирүе, кайчан бозаулаганы, кайчан каплатылганы, нинди чирләр белән авырганы, нинди прививкалар куелганлыгы - компьютерда барысы да бар. Шуңа күрә үзара без әлеге компьютерны мегаферманың "мие" дип атап йөртәбез. Анда без дә хәтердә саклый алмый торган мәгълүматлар саклана, - ди Розалия Хуҗина. Карусельгә кергән чакта сыерның муенындагы язу ярдәмендә компьютер әлеге мәгълүматларны "укый". Шулардан чыгып, кайсы сыерга нинди "процедура" уздырырга кирәклеге билгеләнә. Аннан бу хакта оператор Айсылу Фәррахова тиешле белгечләргә җиткерә.

Сыерны орлыкландырырга, дәваларга кирәк булса, осеменатор Галина Сергеева ярдәмгә килә. Хезмәттәше Ирина Максимова белән алар чиратлашып иртәнге сәгать 6дан кичке 7гә кадәр - мегафермада.

- Көненә уртача 12-15 сыерны ясалма орлыкландырабыз. Ә, гомумән алганда, бозаулаганчыга кадәр һәр сыер кимендә өч тапкыр безнең кул аша уза. Беренче тапкырында сыерны орлыкландырабыз, өч айдан соң файдаланганмы-юкмы икәнлеген тикшерәбез. Җиде айдан соң тагын бер кат тикшереп, сыерны "ялга" җибәрәбез, - ди осеменатор Галина Сергеева. Галина - һөнәре буенча ветеринар, Можга ветеринария көллиятен тәмамлаган. Тумышы белән Удмуртиядән, Варкләд-Бодьяга кияүгә чыккан.

- Колхоз чорында ветеринар булып эшләдем. Мегафермада осеменатор булып эшләвемә бер генә ел әле. Эшем авыр булса да, бик ошый, - ди Галина.

Зур гаилә кебек

- Безнең мегаферма зур бер гаиләне хәтерләтә. Без бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп эшлибез. Кайсы гына хезмәткәребезне алсак та, алар турында мактау сүзләре әйтергә була. Тәҗрибәле тракторчылар Сергей Шамшурин һәм Ринат Нәфыйков, погрузчиклар Ленар Нәфыйков һәм Михаил Павлов, инженер-механик Җиһангир Нуретдиновка хөрмәтебез бик зур. "ХТЗ-150" тракторларында көн саен эшләүче Илдар Абдуллин, Олег Киреев, эретеп ябыштыручы -слесарь Илдар Исхаков, тирес чыгару операторы Рамил Вәлиевка да рәхмәттән башка сүз юк, - ди Розалия Хуҗина. Сүз уңаеннан: Розалия үзе дә биредә мегаферма эшли башлаган көннән бирле хезмәт куя. Башта бухгалтер, аннан технолог булып эшләгән. Узган елның августынна бирле - идарәче.

- Тик бервакытта да "мин җитәкче" дип кул кушырып утырган юк. Кирәк икән, сыер да куабыз, прививкаларны да бергәләп ясыйбыз. Җитәкчелек дә эшебез белән һәрчак кызыксынып, ярдәм итеп тора. Эшебез җиңел булмаса да, кыенлыкларны бергәләп җиңәбез, - ди Розалия.

Мегафермада терлекләрне ашату да - ныклы контрольдә. Рацион төзү азык буенча менеджер Аделина Минглина, терлек азыгы буенча идарәче Эльнар Нуретдинов, "Нәүрүз" ширкәтенең терлекчелек буенча урынбасары Василий Чельцов җаваплылыгында.

- Рацион терлекнең җитештерүчәнлегенә карап төзелә. Әйтик, 30 литр сөт бирә торган сыерга бер төрле азык, кимрәк бирә торганына икенче төрлене бирәбез. Иртәнге савым вакытында бирелә торган азыкны кичтән үк миксерга салып әзерләп куябыз, - ди Аделина. Аделина мегафермада узган елның августыннан бирле эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә эшемне дә, коллективны да яратып өлгердем, ди яшь белгеч.

Мегафермага зоотехник, ветеринар кебек һөнәр ияләре кирәк бүген. Теләге булганнарны бик рәхәтләнеп үз коллективларына кабул итәргә әзер алар.

Ә мегаферма турында тагын язарбыз без. Чөнки биредә әле төзелеш эшләре дә төгәлләнмәгән, киләчәктә мал санын арттырырга да планлаштыралар. Мегатормыш белән яшәүче комплекста башка яңалыклар да булмый калмас.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев