Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөгаллимнәр балаларга шатлык бүләк иттеләр

Моннан ике ел элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның һөнәри үсеш дәрәҗәсен үстерү максатыннан "Укытучы-эксперт", "Укытучы-остаз","Укытучы-оста" грантларын булдырган иде. Быел "Укытучы-оста" грантларына лаек булган Көчек мәктәбе укытучысы Әлфия Шәйхетдинова, Красный бор мәктәбе укытучысы Ирина Патрикеева проект нәтиҗәсен "Наз" балалар приютында фестиваль формасында үткәрергә булдылар. Аларның эшчәнлеген бәяләүче "Укытучы-эксперт" гранты...

Моннан ике ел элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның һөнәри үсеш дәрәҗәсен үстерү максатыннан "Укытучы-эксперт", "Укытучы-остаз","Укытучы-оста" грантларын булдырган иде.

Быел "Укытучы-оста" грантларына лаек булган Көчек мәктәбе укытучысы Әлфия Шәйхетдинова, Красный бор мәктәбе укытучысы Ирина Патрикеева проект нәтиҗәсен "Наз" балалар приютында фестиваль формасында үткәрергә булдылар. Аларның эшчәнлеген бәяләүче "Укытучы-эксперт" гранты иясе - Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина да бу фикерне хуплады. Бу изге эш "Балаларга шатлык бүләк итик" проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

"Наз" приютына мөгаллимнәр белән бергә Көчек һәм Красный бор мәктәпләре укучылары да бардылар. Алар дәртле биюләрен, моңлы җырларын, мәктәп тормышы белән бәйле кызыклы чыгышларын приютта тәрбияләнүчеләргә бүләк иттеләр. Балалар һәр чыгышны алкышлап каршы алдылар. Укучылар әзерләгән бүләкләр дә малайлар-кызлар күңеленә хуш килде.
Ирина Патрикеева җитәкчелегендәге Красный бор мәктәбе укучылары да осталыклары белән таң калдырдылар. "Сәламәт булу бик яхшы" проекты кысаларында алар укучылар арасында еш очраучы авыру төрләрен анализлап, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итүче күнегүләр системасын булдырганнар. Приютта тәрбияләнүчеләр бу күнегүләрне дә бик ошаттылар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев