Мөхәммәтҗан бай йорты торгызыла
Иж-Бубый авылы тирәсеннән узып йөрүчеләр биредә юл буенда кыска гына вакыт эчендә ике катлы агач йорт үсеп чыгуына игътибар итми калмыйлардыр. Кемнәрдәдер аның нинди бина булуы, кем тарафыннан төзелүе сораулар да тудырадыр. Бу урында Иж-Бубый авылының данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗановның тарихи йорты торгызыла. Андагы элекке бинаны хәтерләүчеләр дә бардыр:...
Иж-Бубый авылы тирәсеннән узып йөрүчеләр биредә юл буенда кыска гына вакыт эчендә ике катлы агач йорт үсеп чыгуына игътибар итми калмыйлардыр. Кемнәрдәдер аның нинди бина булуы, кем тарафыннан төзелүе сораулар да тудырадыр.
Бу урында Иж-Бубый авылының данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗановның тарихи йорты торгызыла. Андагы элекке бинаны хәтерләүчеләр дә бардыр: ул Совет чорында районда бердәнбер урта татар мәктәбе булган.
Узган елның җәендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызга эшлекле сәфәр кылган чакта тарихи Мөхәммәтҗан бай йортын төзүгә республика ярдәм күрсәтәчәк дип белдергән иде. Президент вәгъдәсендә торды: озак та үтми бу урында эш кайный башлады. Башта проект эшләре башкарылды, ә яз җитү белән төзелеш старт алды. Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "СтройГигант" ширкәте төзүчеләре ике катлы йортны күтәреп, чарлагын ясап, түбәсен яптылар инде.
- Унөч миллион сумлык эш башкардык. Быел планда тәрәзәләр кую йә электр хуҗалыгын эшләү дә бар, - ди ширкәт җитәкчесе Тигран Агаджанян.
Ә бина әзер булганнан соң беренче катта мәдәни экспозиция бүлмәсе, авыл тарихы залы, икенче катта Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның бүлмәсе, Хәрби дан һәм актлар заллары урын алыр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев