Милиция ветеранын олуг юбилее белән котладылар
Бүген Исәнбайда 26 ел участок вәкиле булып эшләгән Нәҗип Ахунҗановка 90 яшь тулды
Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Тимур Хуҗахмәтов, бүлекнең ветераннар советы рәисе Азат Мусин, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Нәҗип ага гомер көзен Кодаш авылында кызы Гөлнар һәм кияве Фирдәвес тәрбисендә уздыра. Ул бәйрәме көнендә хезмәт елларын, тормыш иптәше Фәридә апа белән 62 ел бергә яшәгән вакытларын искә алды.
... Милициягә ул “Рассвет“ колхозында гөрләп эшләгән вакытында күчә. 1967 елда районда иң күп бөртеклеләр суктырган комбайнчы була. Көрәш белән мавыккан, яшьтән үк гер, штанга күтәрү белән шөгыльләнгән Нәҗипне участок вәкиле вазифасына күп еллар инспектор булган Халит Хәйруллин тәкъдим итә.
Яшь белгечнең физик әзерлекле булуы җинаятьчеләрне тоткарлаганда нык булыша. Авылдашлары “Нәҗип Сабантуйда ике потлы герне чөя генә. Гәүдә авырлыгы 75 кило, ә үзеннән ике тапкыр авыррак 130 килолы штанганы “эх“ тә итми күтәрә иде“, дип әле дә сөйлиләр. Хәзер дә ишегалдындагы турнигы шул елларның хатирәсе булып саклана.
Нәҗип Ахунҗанов 1968 елдан 26 ел райондагы биш авыл Советын берләштергән иң зур Исәнбай участогына хезмәт күрсәтә. Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк, Девятерня, Бима җирлекләрендәге авыллар нәкъ менә аның карамагында була.
– Бу авыллар Удмуртия белән чиктәш булганлыктан, җинаятьчеләр дә нәкъ шул яктан киләләр иде. Каракулино, Сарапул милиционерлары белән бик тыгыз эшләдек. Кеше үтерүчене тоткарларга һәм дуңгызлар урлаучының эзенә төшәргә ярдәм иткәнем өчен Удмуртия Эчке Эшләр министрлыгының бүләкләүләренә дә лаек булдым, – ди ул.
Нәҗип абый – гомер буе гаиләсе өчен җан атып яшәгән үрнәк шәхес тә. Күп еллар укытучы булып эшләгән җәмәгате Фәридә апа белән 62 ел матур гомер кичерәләр. Кодаш авылында яшәүче кызлары Гөлнар, Ижаудан уллары Ирек, кияве, килене, оныклары – олыгайган көннәрендә аларның олы терәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев