Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Миллионер Никита: Югарырак үрмәлисе килә

Бәйгедә икенче тапкыр катнаша

Кырымның «Артек» яшьләр үзәгендә 8–10 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес»  Бөтенроссия конкурсының финалы узды. Безнең яшьләр анда 6 миллион сум акча отты. Җиңүчеләрне аэропортта Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов каршы алды.

«Озын тәнәфес»  «Мәгариф»  илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла. Бәйгенең икенче сезоны март аенда башланган иде. Быелгы сезонның үзенчәлеге дә бар.  Анда көллият, техникум студентларына да катнашу мөмкинлеге бирелгән. Татарстаннан барлыгы 80 мең гариза кабул ителгән. Әлеге акчаны югары белем, компьютер алуга, мәгариф курсына тотарга мөмкин. Вузга кергәндә, җиңүченең казанышларына 5 балл өстәлә.

– Бу – зур шатлык! Без һәр катнашучы, җиңүче белән горурланабыз. Аларның уңышлы киләчәгенә ышанабыз! «Зур тәнәфес»  ул – бәйге  генә түгел, бөтен илдәге сәләтле яшьләрне берләштерә торган бер хәрәкәт. Алар бер-берсе белән танышалар, бер-берсеннән үрнәк  алалар, көч туплыйлар, – диде Тимур Сөләйманов.

Җиңү әҗерсез түгел. Яшьләр барлыгы 6 миллион сум акча откан. Әйтик, 8–9 сыйныфтагы биш укучыга – 200әр мең, ә биш 10–11 нчы сыйныф укучысына  миллион сум бирелгән. 8–9 сыйныф укучылары арасында 78 нче лицейдан  Элина Абдуллина, Камилә Юнысова, Казанның 121 нче лицееннан Камилә Якупова, 83 нче лицейдан Эвелина Хәйруллина һәм Казан (Идел буе) федераль университетының «IT лицей» укучысы Даниил Савинов катнашкан. Югары сыйныф укучылары арасында «йолдызлар» – Казан «Галактика» белем бирү үзәгенең 35 нче лицееннан  Лиана Мәрданова, 152  нче гимназиядән Алена Баргилова, 19 нчы гимназиядән  Алия Латыйпова, 83 нче лицейдан  Руслан Әхмәтов һәм Әгерҗе шәһәренең 4 нче  мәктәбеннән Никита Филиппов.

– Бәйгедә икенче тапкыр катнаштым. Бу юлы миллион сум оттым. Бик нык сөендем. Әти-әнием, мәктәбем өчен дә зур горурлык  бит бу.  Укытучыларым проектлар әзерләргә булышты. Акчаны декабрьдә бирергә вәгъдә итәләр. Аны югары белемгә яки уку курслары сатып алуга тотачакмын. Бу бәйге март аенда  башланды. Беренче этап читтән торып үткәрелде. Үзең турында видео җибәрергә,  биремнәр чишәргә кирәк иде. Мин массакүләм мәгълүмат чараларына багышланган сорауларны сайладым. Журналист булырга җыенмасам да, әлеге тема ничектер күңелгә якынрак. Ярымфинал Казанда Универсиада авылында үтте. Анда инде беренче этап биремнәрен уңышлы башкаручылар җыелып, команда белән экологиягә бәйле сорауларга җавап бирдек.  «Артек»та уздырылган финалда сораулар  кечкенә җирлекләрне үстерүгә багышланган иде, – дип сөйләде 11 нче сыйныф укучысы Никита Филиппов бәйге турында.

Никита мәктәптә «5ле»гә генә укый. Бигрәк тә тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәр белән кызыксына. Дәүләт идарәсе юнәлеше буенча укырга җыена. «Бәлкем, Казанда калырмын, әмма югарырак үрмәлисе килә – Мәскәүгә китәргә теләр идем», – диде ул. БДИга карата фикере исә бер төрле генә түгел. Имтиханга әзерләнү –  укучылар өчен зур киеренкелек. Никита бердәм дәүләт имтиханнарын белем сыйфатын бәяләү системасы дип санаса да, яңа форма кертүне  кулайрак күрә.

Сәрия Мифтахова, ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев