Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Миңнефлүр ага Шакиров: Җир эшкәртү булсынмы, чәчүме, уракмы – барысын да эшләдек

Өченче, икенче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән районның иң алдынгы механизаторы булган ул

Район Мәдәният сараенда узган Авыл хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәм тантанасына Кодаш авылыннан 89 яшьлек Миңнефлүр ага Шакиров хезмәт елларында тапшырылган медальләрен дә тагып килгән иде. Өченче, икенче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән районның иң алдынгы механизаторы булган ул.

-    Армиядән кайткач Мөхәммәтдин абыем белән бергә эшли башлаган идем, лаеклы ялгач чыккач та берничә ел корыч аттан төшмәдем. Җир эшкәртү булсынмы, чәчүме, уракмы – барысын да эшләдек. Хатыным Мәйсәрә дә гомер буе терлекчелектә хезмәт куйды. Икебез дә колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Ярый әле, балаларны карашырга әни булды, - диде авыл хуҗалыгы ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев