Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Минтимер Шәймиевкә – сиксән яшь

Бүген Татарстанның беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилее алдыннан Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведев очраштылар. Дәүләт башлыгы экс-Президентка тирән...

Бүген Татарстанның беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Юбилее алдыннан Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведев очраштылар. Дәүләт башлыгы экс-Президентка тирән рәхмәт һәм олы хөрмәт сүзләре җиткерде.

Бу көннәрдә Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган татарча китап та дөнья күрде. Әлеге үзенчәлекле басманың авторы - Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров та, Минтимер Шәймиевне олуг юбилее белән тәбрикләп, котлау телеграммасы юллады.

Бүген 19 сәгать 10 минутта "ТНВ-Планета", 21 сәгатьтә ТНВ каналларыннан мөхтәрәм шәхескә багышланган тапшыруларны карарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев