Минзәлә артистлары Әгерҗе районында концерт куйды
Минзәлә район Мәдәният сарае артистлары Әгерҗе районының Кадыбаш һәм Исәнбай авылларында бик матур концерт куйдылар. Исәнбайда туып-үскән Ринат Бәдретдинов һәм аның иҗатташ дуслары дәртле җырлары, искиткеч матур биюләре белән сокландырдылар. - Туган ягымда чыгыш ясау миңа икеләтә рәхәт. Бирегә кайткан саен балачак, күңелле маҗаралы вакыйгалар искә төшә, - дип Ринат...
Минзәлә район Мәдәният сарае артистлары Әгерҗе районының Кадыбаш һәм Исәнбай авылларында бик матур концерт куйдылар.
.jpg)
Исәнбайда туып-үскән Ринат Бәдретдинов һәм аның иҗатташ дуслары дәртле җырлары, искиткеч матур биюләре белән сокландырдылар.
- Туган ягымда чыгыш ясау миңа икеләтә рәхәт. Бирегә кайткан саен балачак, күңелле маҗаралы вакыйгалар искә төшә, - дип Ринат үзе белән бәйле кызыклы хәлләрне дә сөйләде.
Яшь артистлар ике сәгатькә якын тамашачыны рәхәтләнеп ял иттерде. Көз көне Ринат яңа программа белән янә туган ягында чыгыш ясарга вәгъдә бирде. Кадыбаш һәм Исәнбай авыл башлыклары Илфат Рамазанов, Фәнил Сираев ерак араларны якын итеп килгән артистларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга иҗат уңышлары теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев