Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Мирас” “Балкыш”та балкыды

Республикада үзешчән сәхнә коллективлары арасында барган "Балкыш" фестиваленең Кукмарада узган зона турында районыбыздан "Мирас" ансамбле, сәнгать мәктәбе укытучылары белән бергә миңа да катнашу насыйп булды. Иртүк автобус белән юлга кузгалдык. Ветераннар советы рәисе Рәвия Лутошкина, "Мирас" ансамбле җитәкчесе Рәмзилә Шакирова, район мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Марс Гатауллин юл буе хәлләребезне...

Республикада үзешчән сәхнә коллективлары арасында барган "Балкыш" фестиваленең Кукмарада узган зона турында районыбыздан "Мирас" ансамбле, сәнгать мәктәбе укытучылары белән бергә миңа да катнашу насыйп булды.
Иртүк автобус белән юлга кузгалдык. Ветераннар советы рәисе Рәвия Лутошкина, "Мирас" ансамбле җитәкчесе Рәмзилә Шакирова, район мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Марс Гатауллин юл буе хәлләребезне белешеп, кайгыртып бардылар. Өлкәннәр үзләре дә бик активлар. Рәхәтләнеп сөйләшеп, җырлый-җырлый баргач юлның озынлыгын да сизмәдек. Менә ул җырларда җырлана торган Кукмара яклары! Безне татар кызлары бик җылы каршы алдылар.
Зона фестивалендә Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районыннан килгән ветераннар белән без дә сәхнә тоттык. Бик күңелле, искиткеч матур фестиваль булды ул. 12 ветеранны берләштергән "Мирас" ансамбле борынгыдан килгән җырлы-биюле "Тула басу өмәсе"н күрсәтте. Хатын-кызлар арасында актив ветераныбыз Сәгыйть Исмәгыйлев, яшьләрдән баянчыларыбыз Марат Муллахмәтов, Өлфәт Тукмановның катнашуы тамашабызны тагын да җанландырды. Ә мин үзем язган "Гомерем агышлары" дигән җырны башкардым. Сәнгать мәктәбе укытучылары да матур җырлары белән сөендерделәр.
Фестивальдә катнашкан һәр район ветераннарының талантына, картлыкка бирешмәүләренә таң калдым. 70-80 яшьлек апа-абыйларның өздереп җырлауларына, тыпырдап биюләренә ничек сокланмыйсың инде?! Фестивальнең иң өлкән катнашучысына 90 яшьтән артык иде. Өлкән яшьтә дә картлыкка бирешмичә яшәүнең сере сәхнә белән дус булуда, диде ветераннар. Республикабызда әнә шундый талантлы өлкәннәрнең яшәүләрен, аларның ихтыяр көчләрен күреп яшәргә көч алып кайттым.
Безнең чыгышларны дәрәҗәле жюри бәяләде. Аның рәисе ТРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов иде. Георгий Ибушев, Рамил Курамшин да һәр коллективка карата җылы сүзләрен әйттеләр. Ә чыгышлар тәмамлангач безгә Дипломнар тапшырдылар. Күңелемдә әле дә фестивальдән алган матур тәэсирләр яши.
Өлкәннәрнең күңелен күргән Рәвия Фәррахиевна, Рәмзилә ханымга, олы юлга чыгарган һәм мине каршы алган авылдашлар Гөлүзә Әхмәтшина, Дамир Муллахмәтовка, автобус шоферы Ринат Хөснетдиновка, якты йөзле яхшы юлдаш "Мирас" ансамбле "кызлары"на бик зур рәхмәт.
Тәнзилә ХӘБИБУЛЛИНА.
Салагыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев