Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Миңтимернең хәләл җефете” китабыннан өзекләр тәкъдим итәбез

Татар хатын-кызының чын үрнәге, өлгесе булган Сәкинә ханым ШӘЙМИЕВАның бакыйлыкка күчүенә – җиде көн. Аны якыннан белгән һәркем “гаҗәеп сабыр, гади, акыллы, тыйнак, беренче Президент хатыны булудан масаюның эзе дә юк иде”, дип искә алалар.

Кулымда – Сәкинә ханымның 2007 елда нәшер ителгән “Миңтимернең хәләл җефете” дигән китабы. Татар хатыны нинди була? Сәкинә ханымның чын күңелдән ачылып китеп, үз куллары белән язган бу китабын укыган саен менә шушы сорауга җавап табасың. 

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әлеге китаптан кыска өзекләрне сез дә укыгыз әле.

 

...Кооперация техникумын тәмамлап эшли башлагач, беренче хезмәт хакыма сеңлем Асиягә куян тиресеннән тегелгән ак тун, икенчесеннән әниемә һәм абыема келәмнәр бүләк иттем. Дус кызларым моңа гаҗәпләнделәр. Чөнки алар үзләренә бизәнү әйберләре һәм киемнәр алдылар. Ә минем туганнарымны, әниемне сөендерәсем килде.

 

...Мин кечкенәдән юмарт идем. Үземә җитми дип тормадым, башкаларга ярдәм итәргә тырыштым. Әни безне игелекле булырга өйрәтте. “Үзеңә явызлык күрсәткән кешегә дә яхшылык ит, игелек – игелек булып үзеңә кайтачак”, дип әйтә иде. Игелек кылу – минем күңел халәтем. Кешеләргә ярдәм итү миңа рәхәтлек бирә.

 

...Миңтимер министр булгач та мин дефицит әйберләр соранып йөрмәдем. Кайчак колбасаны 3-4 сәгать торып сатып ала идем. Еш кына сатучылар, мине танып, чиратсыз гына тәкъдим итсәләр дә, баш тарта идем. Намусым кушмый. Башкаларның да вакыты юк бит.

 

...Максатым һәрвакыт бер минем: иремне карап-тәрбияләп тору. Киеме яхшы, чиста, тамагы тук, күңеле тыныч булсын. Ел буе мин аңа шифалы үләннәрдән төнәтмәләр ясыйм, диетик ризыклар әзерлим. Иртән иремә майсыз эремчеккә үзем ясаган җиләк кайнатмасы болгатып бирәм, боткалар пешерәм. Үзем эшләгән чакта да иремнән кичке ашка ни пешерим, нәрсә ашыйсың килә дип сорый идем.

 

...Әтиләре ике улыбызны да балачактан эшкә өйрәтте. Өйдә малайлар эшлисе эшләр графигы эленеп тора иде. Алар эшләрне үзара бүлешәләр: бүген кем идән юа, кем  өстәл җыештыра, кем ашау пешерә. Айрат өй җыештырырга оста, Радик ашарга пешерергә ярата иде. Өйләнгәнче улларыбыз йорт эшләрендә гел ярдәм иттеләр.

 

...Миңтимер “малайларны каты тотмасаң, алардан кем чыгасы билгесез”, ди торган иде. Айратыбызның дүртенчедә укыганда тәмәке тартуын ишеткәч, әтиләре бер сүз дә дәшмәде. Кулына акча тоттырды да, кибеткә тәмәкегә җибәрде. Тегесе алып кайткач, каршына утыртты да, тәмәке кабызып бирде һәм тартырга мәҗбүр итте. Бала елый, тончыга, йөткерә... Әтисе нык тора: “Тартасың килгән иде бит, әйдә, тарт”, ди. Бу атна буе шулай дәвам итте. Нәтиҗәсе – күз алдында: улларыбыз бүгенгәчә тартмыйлар. Үсеп җиткәч алар әтиләренә бу тәрбия ысулы өчен кат-кат рәхмәт укыдылар.

 

...Улларыбыз кешене аңлый, кеше хәленә керә беләләр. Авыр сумка күтәреп юл аша чыккан әбине күрсәләр, туктап, машиналарына утыртып өенә илтеп куялар. Әби-бабаларының каберләренә гел чәчәкләр илтеп торалар.

 

...Әнием өйрәткән догалар хәзергәчә хәтеремдә. Әби-бабаларымның, әти-әниләремнең, туганнарымның каберләре янында шуларны искә төшереп, иркенләп дога кылып кайтам. Эшләре, юллары уң булсын дип, газиз иремә дә, улларыма да дога кылам.

 

...Кешеләргә, бигрәк тә ризыкка кагылышлы очракларда, ярдәм итәргә тырышам. Мин базарга эремчек сатып алырга йөрим. Бервакыт миннән алда торучы әбинең 200 грамм эремчек сатып алырга берничә тиен акчасы җитмәде. Сатучы хатын, ачуы килеп, әбинең кулыннан эремчеген тартып алды да, бик дорфа итеп “акчаң булмагач, нигә үлчәтәсең?” дип кычкырды. Бу күренеш йөрәгемә тиде, күземнән яшьләр чыкты. Ике кило эремчек сатып алдым да, әби артыннан йөгереп, аның кулына тоттырдым. Бераз акча да бирдем. Урыс әбисе, кулларымны үбеп, елый башлады. Кире килеп, сатучыны да шелтәләп алдым: “Синең үз сыерың, 200 грамм эремчекне сәдака итеп тә бирә ала идең бит. Игелегең игелек булып кайтыр иде”, дип китеп бардым.

 

...Мин тыйнак яшим. Үз чәчтарашым да, өй җыештыручым да юк. Дәүләти дәрәҗәбез буенча безнең өйдә хезмәтче булырга тиеш. Миңтимер ярымшаярып: “Синең холкың белән бу мөмкин түгел. Чөнки алар сине түгел, син аларны карый башлаячаксың”, – ди.

 

...Мин бер эштән дә җирәнмим: юам да, себерәм дә, җирдә дә казынам. Базарга да үзем йөрим. Анда миңа кешеләр белән аралашу бик рәхәт. Кухняма да берәүне дә кертмим. Гомерем буе ашарга үзем әзерлим. Икебез дә бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый яратабыз.

 

...Бакча эшләре – иң яраткан шөгылем. Кайнатмалар ясыйм. Бер елны алма бик уңды, 100 литр сок әзерләдем. Помидор үсентеләрен дә үзем үстерәм. Баклажан, борыч, тәмләткеч үләннәр, бәрәңге – барысы да  үзебезнеке.

 

...Буш вакытым килеп чыкса, берәр әйбәт китап алып утырам. Чеховны, Байрон шигырьләрен кат-кат укыйм. Театрга аеруча мөкиббән мин. Өйдә үзем генә булганда Моцарт, Чайковский, Шостакович, Шопенны тыңлыйм.

 

...Мин бервакытта да “беренче леди” булырга өйрәнмәдем. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миңтимер белән аны борчыган проблемалар турында фикер алышабыз, аның эшләреннән хәбәрдар. Әмма мин аның эшләренә керешмим, тыңлыйм, хәленә керәм.

...Кешеләрдә мин тыйнаклык, гадилек, ачыклык кебек сыйфатларын  югары бәялим.

 

...Без Ходай биргән иң зур байлыгыбызны – мәхәббәтебезне гомер буена саклап кала алдык. Яши-яши аны ныгыттык, бергә кичергән сынаулар белән чыныктырдык.

 

...Миңтимер кем генә булса да, кайда гына эшләсә дә, мин аның янәшәсендә булачакмын. Чөнки мин аны яратам. Мин – ире артыннан утка да, суга да керергә әзер гап-гади татар хатыны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев