Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөгаллимә – “Әниләр марафоны“ җиңүчесе

Узган атнада Казанда “Әниләр марафоны“на йомгак ясалды

Әниләр көне уңаеннан «Тәртип» радиосы «Әниләр марафоны» бәйгесе уздырган иде. 

Анда катнашучылар 21 көн дәвамында “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Гаиләм – җылы учагым”, “Оясында ни күрсә...”, “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Минем идеаль көнем”, “Әти тәрбиясе”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Буыннан-буынга күчә безнең мирас”, “Һөнәрле үлмәс”, “Балалар һәм гаджетлар”, “Әби-бабайлы балачак” һәм башка темаларга постлар урнаштырып бардылар.

Марафонның идея авторы, Көчек авылында туып-үскән якташыбыз Динара Әхмәт сүзләренчә, «Әниләр марафоны» тиз арада күпләрнең игътибарын яулап алды. Әлеге бәйгедә безнең районнан да катнашучылар булды. Исәнбайдан ветеран мөгаллимә Фәридә апа Җәмилеваның, Әгерҗедән китапханәче Миләүшә Шәйхетдинованың язмаларын кызыксынып күзәтеп бардык. Ә хезмәттәшем – 1нче гимназиянең татар теле укытучысы  Гөлназ Закированың шигъри телдә язылган постлары күңелемә аеруча хуш килде.

Гөлназның күңелендә туган хисләрне еш кына шигырь юлларына салганын күптән беләм. Тик ул аларны укучы хөкеменә чыгарырга ашыкмый. Ул – тыйнак ханым, язганнарына бик таләпчән. Гәрчә шигырьне шигырь итүче өч багана – “фикер-ритм-рифма” аның иҗатында камил булса да “шигырь үк түгел инде!” дияргә ярата. 

Узган атнада Казанда “Әниләр марафоны“на йомгак ясалды. Тантаналы кичәдә сигез җиңүче арасында хезмәттәшем Гөлназ Закированың да исеме яңгырады. Афәрин!

Газета укучыларга да каләм тибрәтүче хезмәттәшемнең шигырьләрен укырга тәкъдим итәм. Алардагы җылы сүзләр Исәнбайда гомер кичергән мәрхүмә әнисе Рабига апаның һәм балаларыннан дога өмет итүче барлык әниләрнең рухына дога булып барсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев