Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мондый клуб районда бер генә: Кадыбаш Мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты

1974 елда сафка баскан клубка моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган булган

Кадыбаш авылында капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Бәйрәм тантанасына район җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы килде.

1974 елда сафка баскан клубка моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган булган. Ниһаять, ул, “Авыл клубларын төзекләндерү” программасына кертелеп, биредә узган елның декабрендә төзекләндерү эшләре башлана. Ремонт барышында клубның диварлары гына калган дияргә дә була. Барлык инженерлык челтәрләре, тәрәзә-ишекләр, идән-түшәмнәр, түбә алыштырыла, сәхнә зурайтыла, диварлар буяла. Хәзер тамашаларны балконнан да күзәтергә мөмкин. Бинаның тышкы ягы да заманча материаллар белән эшләнгән.

Биредә хәзер Мәдәният йортыннан тыш, авыл җирлеге Советы, китапханә дә урнашкан. Яшьләр өчен бильярд, теннис уйнау залы да бар.
Кадыбашлыларның олы шатлыгын район башлыгы Ленар Нургаянов та уртаклашты.

– Сезнең клубка капиталь ремонт күптән кирәк иде. Ниһаять, хыяллар чынга ашты. Биредә һәрнәрсә – өр-яңа. Рәхәтләнеп җыелышырга, концерт-спектакльләр карарга матур клубыбыз бар дип сөенегез, – диде ул.

Ленар Фәрит улы ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкарган Али Ибраһимов җитәкчелегендәге төзүчеләргә дә рәхмәт белдерде.
Авыл башлыгы Хәлил Закиров, үз чиратында, Тугызбуй үзәгендәге Кадыбаш авылына шундый зур бүләк ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.

– Икенче яшьлеген кичергән клубыбыз, чын мәгънәсендә, аның ярты гасырлык юбилеена авыл халкына зур бүләк булды. Мондый клуб районда бер генә. Һәм без аны гөрләтеп эшләргә сүз бирәбез, – диде Мәдәният йорты мөдире Алсу Сибатова.

Аннан җитәкчеләр уллары махсус хәрби операция зонасында катнашучы әниләр белән бергә клуб территориясендәге Дан аллеясына агачлар утырту акциясендә катнаштылар.

Ал тасманы кисеп эчкә үтүгә көзге нигъмәтләрдән, кул эшләре осталары тудырган матурлыктан әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Аның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм әзерләүгә багышланган иде. Биредә авыл уңганнары токмач басу, яшелчәләрне киптереп аш, үләнле тәмле чәй әзерләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Касай клубы мөдире Гөлназ Шәрәфиева Ситдыйковлар нәселенең шәҗәрәсе белән таныштырды.

– Әниебез Гөлсинә, нәселебез турында китап чыгарып, буыннардан-буыннарга тапшырылачак бүләк ясады. Ни кызганыч, Девятерня авылы тарихына багышланган китабын гына әзерләп бетерә алмады. Ул бик күп эзләнде, язмалар туплады. Әниебезнең бу хыялын без – балалары тормышка ашырырга тырышачакбыз, – диде Гөлназ ханым гаилә ядкарьләре белән таныштырып.

Бу көнне төзекләндерелгән Кадыбаш Мәдәният йорты сәхнәсендә беренче спектакль уйналды. Тамырлары шушы җирлеккә керүче Касай авылыннан булган, хәзерге вакытта Казанның инженерлык лицее директоры Венера Хәйретдинова җитәкчелегендәге педагоглар авыл халкына “Әстәгъфирулла” спектаклен тәкъдим иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев