Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Мәскәү Сабан туена 2018 кило чәкчәк пешерергә ниятлиләр

Мәскәү Сабан туена 2018 кг авырлыктагы чәкчәк пешерергә ниятлиләр. Бу турыда Мәскәү өлкәсе татар яшьләре берлеге хәбәр итә. 

Быел башкала татарлары милли бәйрәмне 21 июльдә Коломенское музей-тыюлыгында уздырачак. Сабан туе быел тагын да зуррак масштабта узачак. Кунаклар өчен биш сәхнә һәм шугалак эшләячәк. Алар каршында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, иҗат төркемнәре һәм Россия эстрадасы артистлары чыгыш ясар дип көтелә.  

 

Мәскәүдә Сабан туе 1988 елдан алып уздырыла. ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән милли бәйрәм быел 500 меңнән артык кешене кабул итәр дип көтелә. Чараны танылган шоу-мен Павел Воля һәм спортчы, алты тапкыр Европа чемпионы, Дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе Ләйсән Үтәшева алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев