“Мәйдан” каналы ТНВга кушыла
“Бу адым кирәк иде инде, бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк", - диде Илшат Әминов.
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Мәйдан” каналы ТНВга кушылачак. Бу хакта бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, матбугат очрашуында алда көтеләчәк яңалыклар турында сөйләгәндә әйтте.
“Мәйдан” каналы да безгә кушылды. Безгә һәрвакыт: “Сездә җырлыйлар да, бииләр генә” дип әйтәләр иде. Менә хәзер җыр-биюләр “Мәйдан”да, ә “Татарстан Яңа Гасыр”да күбрәк икенче төрле программалар булачак”, – диде Әминов.
“Яңа Гасыр” җитәкчелеге кушылуның уңай якларын гына күрә.
“Мәйдан” безнең белән эшләргә җайлырак дип килде. Бу адым чыннан да кирәк иде. Бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк”, – диде Илшат Әминов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев