Наҗарда терлек сую пункты ачылды + ФОТО
Яңа ел алдыннан Әгерҗе районы Наҗар авылында терлек сую пункты ачылды. Ул әле районда беренче карлыгач. Пунктның хуҗасы - Әгерҗе эшмәкәре Рәшит Шәйхетдинов. Пунктны ачуда район башлыгы Валерий Макаров, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, Чаллы ветеринария инспекциясе начальнигы Рөстәм Гобәйдуллин, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар катнашты. - Биредә бәяләр,...
Яңа ел алдыннан Әгерҗе районы Наҗар авылында терлек сую пункты ачылды.
Ул әле районда беренче карлыгач. Пунктның хуҗасы - Әгерҗе эшмәкәре Рәшит Шәйхетдинов. Пунктны ачуда район башлыгы Валерий Макаров, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, Чаллы ветеринария инспекциясе начальнигы Рөстәм Гобәйдуллин, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар катнашты.
- Биредә бәяләр, башка терлек сую пунктлары белән чагыштырганда, күпкә арзанрак булачак, - дип ышандырды Рәшит Шәйхетдинов.
Киләчәктә мондый пунктларны Ямурзада эшмәкәр Сәхиповлар, Варкләд-Бодьяда "Нәүрүз" ширкәте ачарга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев