Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Наҗар“дагы шартлар – күпләр көнләшерлек

"Мондагы шартлар кайбер шәхси хуҗалыкларда да юктыр әле", - диде район башлыгы Валерий Макаров "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгындагы капиталь төзекләндерелгән терлек биналарын караганнан соң. Ашкынып кайтабыз Узган ел әлеге хуҗалыктагы бер сыерлар абзары Хөкүмәт ярдәме белән төзекләндерелгән иде инде. Быел икенчесенә дә капиталь ремонт уздырганнар. - Сыер абзарының кысасы гына ремонтланмыйча...

"Мондагы шартлар кайбер шәхси хуҗалыкларда да юктыр әле", - диде район башлыгы Валерий Макаров "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгындагы капиталь төзекләндерелгән терлек биналарын караганнан соң.

Ашкынып кайтабыз

Узган ел әлеге хуҗалыктагы бер сыерлар абзары Хөкүмәт ярдәме белән төзекләндерелгән иде инде. Быел икенчесенә дә капиталь ремонт уздырганнар.

- Сыер абзарының кысасы гына ремонтланмыйча калды дияр идем, анысын да төзекләндерергә туры килде: идән белән тәрәзә арасындагы кирпечне яңадан салдык дияргә була, - ди хуҗалык директоры Адил Латыйпов. Түбәсе һәм түшәмнәре, ишекләре, су уздыру системасы, тирес түгү транспортерлары алыштырылган, сөт уздыру системасы, электр хуҗалыгы яңартылган, пластик тәрәзәләр куелган сыерлар абзарында әнә ничек якты һәм уңайлы хәзер.

- Без җәй буе сыерлар белән җәйләүдә булдык. Шушы көннәрдә абзарга кайтырга җыенабыз. Хезмәт шартларыбыз моңа кадәр дә зарланырлык түгел иде, төзекләндерүдән соң абзарыбыз танымаслык булып үзгәргән. Шуңа ашкынып кайтабыз быел фермаларыбызга, - ди Алсу Җәлилова. Сүз уңаеннан: бу хуҗалыкта төп савымчылар дүртәү: Алсудан тыш, 150 баш сыерны Фирдания Төхвәтуллина, Анжела Исмәгыйлева, Филисә Гарифуллина савалар. Терлекчеләр өчен аерым ял бүлмәсе бар. Озакламый душ бүлмәсе һәм җылы бәдрәф тә төзелеп бетәчәк.

Бозауларга тагын да җылы булачак

"Наҗар"да моңа кадәр сыерларны бозаулату өчен махсус бүлмә юк иде. Ремонттан соң мондый урын да барлыкка килгән: бозаулар торагын икегә бүлеп, бер ягына сыерлар бозаулату урыны ясаганнар, икенче өлешендә - яңа туган һәм кечкенә бозаулар өчен бүлмәләр.

- Биредә бозау караучы булып эшләвемә бер ел гына әле. Шушы кыска гына вакыт эчендә күпме уңай үзгәрешләр булды. Мин эшкә килгәндә генә улакларга суны шлангтан агыза идек, ә хәзер су автоматлаштырылган суэчерткечләрдән килә. Тиресне дә кул белән чыгара идек, ә хәзер - транспортерлар ярдәмендә. Пластик тәрәзәләр куелгач, һавалар да икенче инде. Стеналарны да җылыттылар, шуңа нәни бозауларга кышын тагын да җылы булачак, - дип сөенә Көчектән килеп эшләүче Лилия Шәрипова. Сүз уңаеннан: алар узган ел гаиләләре белән Ижаудан күченеп кайтканнар. Лилиянең ире Инсаф та шушы хуҗалыкта бозаулар карый.

Хезмәтегез өчен рәхмәт

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Тик бу кадәр эшне башкарып чыгу өчен Хөкүмәттән бирелгән субсидиянең генә җитмәгәне көн кебек ачык. Хуҗалыкта эшләүче 48 хезмәткәрнең эш шартлары турында кайгыртканыгыз өчен сезгә рәхмәт, Адил Наилевич. Күреп торам: хезмәткәрләрегезнең кәефе яхшы. Бу аларның эш шартларыннан гына түгел, тормыштан да канәгать булулары турында сөйли. Ә бу - иң мөһиме, - диде Валерий Макаров.

Ә Адил Латыйпов ремонт эшләренең уртасында кайнаган урынбасары Ирек Сабирҗановка, абзарларда төзекләндерү эшләрен алып барган Кече Пурга хуҗалыкара төзелеш оешмасына, электр хуҗалыгын ремонтлаган "ИжСтройСервис" ширкәтенә, суүткәргеч һәм сөтүткәргеч системаларны яңарткан "Агролиния" ширкәтенә, хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткереп, әлеге оешмаларның җитәкчеләре Иван Миляшкин, Рәис Минаголов, Артур Яппаровка хуҗалык исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Мондый шартларда эшләүнең уңай нәтиҗәсе дә озак көттермәс дип уйлыйм. Бу - теләк тә, таләп тә, - дип йомгаклады чараны Аалерий Макаров.

Белешмә.

Быел "Наҗар" ширкәте 1556 тонна ашлык җыеп алган. Уртача уңыш - гектарыннан 25,5 центнер. Амбарга яңа карусель сыман ашлык киптергеч һәм ашлык чистарту линиясе кайтартылган.

Силос-сенаж траншеясы ремонтланган. Терлек азыгы тарату өчен миксер сатып алганнар.

Бүген бер сыердан тәүлеккә уртача 13 килограмм сөт савалар. Сөтне суыту өчен "40х60" программасы буенча 4 тонна сыйдырышлы суыткыч алынган.

Ферма территориясенә 8 видеокамера куелган.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев