Наратның тыл ветеранына – 90
Гомере буе колхозда эшләгән
Наратның хөрмәтле тыл ветераны Кәүсәрия Мусинага 1 май көнне 90 яшь тулды. Аны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы Азат Вәлиев, Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов котладылар.
Кәүсәрия апа гомере буе К.Маркс исемендәге колхозда эшли. Тапшырылган вазифаларына намуслы карашы белән җитәкчеләрнең дә, авылдашларының да ихтирамын казана.
Гаиләдә ике уллары үсә. Хәзерге вакытта Кәүсәрия апа төпчек улы Айдар белән яши.
- Сезне олы юбилеегыз белән котлап, иң мөһиме, саулык телибез. Гомер көзегез якыннарыгызның ихтирамын тоеп, иминлектә, муллыкта узсын, – дип теләделәр җитәкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев