Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Наз“ приютына сезнең ярдәм кирәк, алтын йөрәкле әгерҗелеләр!

Татарстанда приютлардагы балаларга яшәү-уку, көннәрен файдалы итеп уздырырга тагын да күбрәк уңайлыклар, өйдәге кебек шартлар булдыру өчен "Бергә булдырабыз" гуманитар проекты старт ала. Әгерҗе районындагы "НАЗ" приютында тәрбияләнүчеләргә шундый шартлар тудыру өчен сезнең дә ярдәмегез кирәк, хөрмәтле җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр, алтын йөрәкле якташлар. "Наз" приюты директоры Гөлчәчәк НИГЪМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез...

Татарстанда приютлардагы балаларга яшәү-уку, көннәрен файдалы итеп уздырырга тагын да күбрәк уңайлыклар, өйдәге кебек шартлар булдыру өчен "Бергә булдырабыз" гуманитар проекты старт ала. Әгерҗе районындагы "НАЗ" приютында тәрбияләнүчеләргә шундый шартлар тудыру өчен сезнең дә ярдәмегез кирәк, хөрмәтле җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр, алтын йөрәкле якташлар.

"Наз" приюты директоры Гөлчәчәк НИГЪМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез дә әлеге социаль проект турында.

- Гөлчәчәк Рамазановна, "Бергә булдырабыз" проектының төп максаты нинди?

- Авыр хәлдә калып, приютка китерелгән балаларның нинди гаиләләрдән булуы сер түгел. Әти-әнисе нарасыен аракыга алыштырган гаиләдә бала әхлак, хезмәт, физик, гомумән, бернинди тәрбия дә күрми, әлбәттә. Безгә килгәндә хәтта үз-үзләрен карый белмәүчеләре дә була. Укырга да, файдалы хезмәткә өйрәнергә теләкләре булмаганнары да очрый. Чөнки эчкече гаиләдә бала боларның берсен дә күрмәгән. Ә бит аларга кайчан да булса олы тормышка чыгасы, яшисе бар. Шуңа бу проектның максаты приютларда яшәү, тәрбия бирү, хезмәткә, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү өчен шартларны нормаль гаиләдәге кебек итү.

- Моның өчен нинди эшләр башкару күздә тотыла?

- "Бергә булдырабыз" проекты Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары белән эшли башлый һәм ул 2017 елның сентябренә кадәр тормышка ашарга итеш. Проект өч юнәлештә булачак. Беренчесе - "Үзем эшлим, үзем булдырам". Бу юнәлештә балаларны хезмәткә өйрәтү, төрле һөнәрләр белән таныштыру өчен хезмәт остаханәләре булдыру күздә тотыла. Без малайлар өчен "Оста куллар остаханәсе"н киңәйтеп, аларга төрле эш коралларын куллана белергә өйрәтәчәкбез. Кызларны йорт эшләренә өйрәтә торган кабинетыбызны да киңәйтәсе, җиһазлар белән тагын да тулыландырасы килә. Алар бу кабинетта үтә торган "Хуҗабикә", "Йорт эшләре" түгәрәкләре занятиеләрендә тәмле итеп ашарга әзерләргә, ризыкларны, табынны матур итеп бизәргә, башка йорт эшләренә, тегәргә, йортта үз куллары белән гүзәллек тудырырга бик теләп өйрәнәләр.

Икенче юнәлеш - кунак бүлмәсе булдыру. Приютка килгән әти-әниләргә, туганнарына балалары белән күрешү, аралашу өчен аерым бүлмә булдырылачак. Ата-аналар биредә приют белгечләреннән консультация дә алачаклар. Бу юнәлеш буенча "Семь-Я", "Гаилә кунакханәсе", "Әти-әни булу җиңел түгел" программаларын тормышка ашыру да планлаштырыла.

Өченчесе - "Мин спортны сайлыйм". Бу юнәлештә без заманча футбол мәйданчыгы булдыру хыялы белән яшибез. Приютта, гомумән, балаларны физик яктан чыныктыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә.

- Планнарыгыз бик зур һәм приютта тәрбияләнүче балалар өчен бик тә кирәкле, файдалы. Ә бит һәр проектны тормышка ашыру өчен, иң беренче чиратта, акча кирәк.

- Әлбәттә. Проектның исеме дә "Бергә булдырабыз" бит. Димәк, әлеге планнарыбызны тормышка ашыру, әти-әни назыннан, тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны сөендерү, аларны кеше итеп тәрбияләү өчен барыбызның да катнашы кирәк. "Наз" приютында әлеге гуманитар проектны тормышка ашыру өчен без районыбыз җитәкчеләре, депутатлар, эшмәкәрләр һәм барлык мәрхәмәтле, гаиләдән читтә тәрбияләнүче нарасыйлар язмышына битараф булмаган алтын йөрәкле райондашлар ярдәменә өмет итәбез.

- Әгерҗе районында приютка игелек кылырга теләүчеләр табылыр, әлбәттә. "Әгерҗе хәбәрләре" алар турында яктыртып барачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр кайда мөрәҗәгать итә ала?

- Минем 89600514372 телефонына теләсә кайчан шалтырата аласыз. "Бергә булдырабыз" проектын бергә тормышка ашырыйк инде, райондашлар!

Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев