Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр       

Красный бордагы «Наз» приютында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара башланыр алдыннан анда катнашучылар шагыйрь китапларыннан ясалган бик матур күргәзмәне карадылар.  

Бәйрәмдә һәр бала осталыгын күрсәтте. Балалар “Гали белән кәҗә”, “Бәйрәм бүген”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар. Аларның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләрен  дә яттан сөйләүләре сокландырды.

Соңыннан бергәләп “Түбәтәй”, “Тылсымлы капчык” уеннарында катнаштылар. Бәйрәм ахырында барысы бергә “Туган тел” җырын башкардылар.

Раилә Тимофеева.

                                                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев