Некрасов, Грибоедовлар белән саташтык
Пәнҗешәмбе көнне 2нче шәһәр мәктәбендәге имтихан бирү пунктына рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга килгән 1нче гимназия укучылары әнә шулай диделәр. - Төшемдә үзем укыган китап тышларын, андагы әсәрләрнең геройларын күреп саташып беттем, - ди 1нче гимназия укучысы Сабина Мөхәммәтҗанова. - Имтихан тапшырырга 18 укучыбыз килде. Һәрберсендә каушау, курку хисе...
Пәнҗешәмбе көнне 2нче шәһәр мәктәбендәге имтихан бирү пунктына рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга килгән 1нче гимназия укучылары әнә шулай диделәр.
- Төшемдә үзем укыган китап тышларын, андагы әсәрләрнең геройларын күреп саташып беттем, - ди 1нче гимназия укучысы Сабина Мөхәммәтҗанова.
- Имтихан тапшырырга 18 укучыбыз килде. Һәрберсендә каушау, курку хисе булса да, кәефләре яхшы, - ди укучыларны имтихан бирү пунктына озата килгән педагог-психолог Варвара Булычева.
Бу көнне районда рус теленнән 160 укучы имтихан тапшырса, шуларның 146сы - мәктәпне быел тәмамлаучыар. Алар арасыннан физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, өйдә белем алган ике укучы БДИны да өй шартларында тапшыра. Имтихан башланырга сәгатьтән артык вакыт кала, укучыларның барысы да имтихан бирү пунктына килеп беткән иде инде.
- Рус теленнән сынау имтиханын "4"легә тапшырган булсам да, монысыннан бик куркам. Имтиханга кергәч белгәннәр дә онытылып бетә бит ул, - ди Тәбәрледән Әлфия Шаһабиева.
Ә менә егетләр сер бирмәскә тырышалар.
- Моңарчы курыктым, тик бүген каушау хисе калмады. Инде артка юл юк, - ди Тирсә мәктәбе укучысы Илназ Бикмөхәммәтов.
Сарсак-Омга лицее укучысы Кирилл Касьянов мәктәптә укыганда барлык фәннәрне "5"ле билгесенә үзләштергән, имтиханнарда да сынатмаска исәбе.
- Миңа 70 баллдан да ким җыярга ярамый. Хыялым - имтиханнарны уңышлы тапшырып, УдГУның мәгълүмати технологияләр факультетына укырга керү, - ди егет.
2нче мәктәп укучылары да имтиханнарны уңышлы тапшырачакларына шикләнмиләр. Алар арасында төп БДИ бирү "тәмен" татып караган укучылар да бар инде: Вероника Близнюкова белән Ксения Иванова атна башында рус әдәбиятыннан ирекле сынауны Чаллы шәһәрендәге пунктта тапшырганнар.
- БДИ бик оешкан төстә үтте. Имтиханны оештыручылар бик яхшы иде, безне һәрчак тынычландырып тордылар, - ди Вероника.
Имтиханга әти-әниләргә килү тыелса да, ана җаны түзәме соң инде?! Әнә, Кадыбаш мәктәбе укучысы Гөлназ Җәләеваның әнисе Гүзәл, кызы өчен борчылып, ничә чакрымнар узып килгән.
- Мин Кадыбаш мәктәбе укучыларының имтиханнарны уңышлы тапшырачакларына ышанам. Ул-кызларыбыз үзләре дә тырышып әзерләнделәр, укытучылары да аларны әзерләр өчен вакытларын кызганмадылар. Шуңа курку хисе юк, бары дулкынлану гына, - ди Гүзәл.
...Ниһаять, имтиханга керер чак җитте. Аудиториягә һәр укучыны металл детектор аша тикшереп уздырдылар. Имтихан бирелә торган бүлмәләрнең һәркайсына видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Бу - Әгерҗедәге имтиханнар барышын Россия башкаласыннан да күзәтеп торалар дигән сүз. Моның өстенә, имтихан бирү пунктында Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыклары, Казаннан департамент вәкилләре дә бар. Ә укучыларның өстәлләрендә - ручкалар, паспорт, су, шоколад. Һәм, әлбәттә, унбер ел буе туплаган белем "багажлары". Монысы - иң кирәклесе. Чөнки мондый шартларда күчерергә дә, кемнәндер сорарга да, каяндыр карарга да мөмкин түгеллеге көн кебек ачык.
Бу имтихан нәтиҗәләре атна-ун көн эчендә билгеле булачак. Ә киләсе сынау 5 июньдә - математикадан.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев