Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ничә сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш?

Корбан нисабының күләме күпмегә тиң?

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2022 нче елның 9 июленә туры килә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 мең сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев