Ник шәһәребезне мыскыл итә ул?
Шәһәребезнең Гагарин урамыннан көнгә икешәр тапкыр узып йөрергә туры килә. Оныгымны мәктәпкә озатам, каршы алам. Район хакимиятенә якын гына бер йортның капка төбендәге тәртипсезлеккә исем китә. Шәһәр җитәкчелеге бу йорт яныннан күзен йомып үтә микән әллә? Әлеге йортның капкасы ачык чагында элегрәк аның ишегалдындагы тәртисезлеккә исем китә иде инде. Тау...
Шәһәребезнең Гагарин урамыннан көнгә икешәр тапкыр узып йөрергә туры килә. Оныгымны мәктәпкә озатам, каршы алам. Район хакимиятенә якын гына бер йортның капка төбендәге тәртипсезлеккә исем китә. Шәһәр җитәкчелеге бу йорт яныннан күзен йомып үтә микән әллә?
Әлеге йортның капкасы ачык чагында элегрәк аның ишегалдындагы тәртисезлеккә исем китә иде инде. Тау кадәрле өелгән әйберләр арасында ниләр генә юк?! Иске тәрәзә рамнары, ишекләр, сәнәк-тырмалар, такта кисәкләре, әрҗәләр... Йорт хуҗасы аларны нигә җыядыр, һич аңламыйм. Ишек алдында тау булган бит инде аның. Коры чакта бер шырпы төртсәң, Аллам сакласын, дөрләп яначак. Ярый, ишегалды аның үз территориясе, аның проблемасы дип күз йомыйк. Әгәр кисәтү ясалмаса яки чара күрелмәсә, тиздән капка төбе дә шундый хәлгә киләчәк. Хәзер дә анда иске тәрәзә рамнары, әрҗәләр өелә башлаган инде. Бу бит аулак урамда түгел. Нәкъ менә шәһәр җитәкчелегенең борын төбендә. Шул хуҗага бер кисәтү ясаучы юк микәнни соң?
Югыйсә, "Әгерҗе хәбәрләре" битләрендә халыкны капка төбенә төзелеш материаллары куймаска өндәп язасыз. Торак пунктны төзек хәлдә тоту кагыйдәләрен бозган гражданнарның штрафка тартылачагы турында да кисәтәсез. Ә монда бу йорт хуҗасы күз алдыгызда нишләп ята? Читтән килеп төпләнгән бу кешенең туган шәһәребезне шулай мыскыл итүенә, кагыйдәләрне бозуына ачуым чыга.
Елена Ч.
Әгерҗе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев