Әнкәем бәлешләре
Еллар үткәч искә төшә Әнкәем бәлешләре. Ул бит безгә бар гомерен, Яшьлеген багышлады. Яулыгын чөеп бәйләгән, Әни бөрә бәлешен. Шулай җиренә җиткереп Башкарды ул һәр эшен. Ризык булсын балалар дип, Мичкә куя бәлешен. Майлап ала, шулпа сала, Куеп тора бар эшен. Мин дә пешерәмен бәлеш, Әнинекенә җитми. Шушы мизгел -...
Еллар үткәч искә төшә
Әнкәем бәлешләре.
Ул бит безгә бар гомерен,
Яшьлеген багышлады.
Яулыгын чөеп бәйләгән,
Әни бөрә бәлешен.
Шулай җиренә җиткереп
Башкарды ул һәр эшен.
Ризык булсын балалар дип,
Мичкә куя бәлешен.
Майлап ала, шулпа сала,
Куеп тора бар эшен.
Мин дә пешерәмен бәлеш,
Әнинекенә җитми.
Шушы мизгел - бәлеш бөрү,
Күз алларымнан китми.
Бәйрәмнәрдә ямансулыйм,
Үзем гомер көзендә.
Сагынамын әниемнең
Бәлешен дә, үзен дә.
Тәнзилә ХӘБИБУЛЛИНА.
Салагыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев