Очрашу (хикәя)
Телефон шалтыраган тавышка сискәнеп китте Лилия. Дөньясын онытып,китапка чумган иде ул. Ә телефон, җавап көтеп, шалтыравын дәвам итте. Теләсә-теләмәсә дә алырга туры килде. -- Әйе, тыңлыйм. --Кызый,мин әле бу, Гөлнур. --Таныдым инде, таныдым.Син генә шулай матур итеп, кызый дип дәшәсең миңа.-Лилиянең кәефе күтәрелеп китте,ахирәте белән иркенләп сөйләшергә дип, җайлабрак утырды.Ләкин...
Телефон шалтыраган тавышка сискәнеп китте Лилия. Дөньясын онытып,китапка чумган иде ул. Ә телефон, җавап көтеп, шалтыравын дәвам итте. Теләсә-теләмәсә дә алырга туры килде.
-- Әйе, тыңлыйм.
--Кызый,мин әле бу, Гөлнур.
--Таныдым инде, таныдым.Син генә шулай матур итеп, кызый дип дәшәсең миңа.-Лилиянең кәефе күтәрелеп китте,ахирәте белән иркенләп сөйләшергә дип, җайлабрак утырды.Ләкин дусты сүзне кыска тотты:
--Яңа елга безгә киләсең,кызый.Бернинди "юк"лар да кабул ителми. Киләсең бит?-Көлеп өстәп куйды.-Уфа-Казан поездына утырып,ике тәүлек Казанга киләсең, ә аннан соң электр поездында Арчага. Арчадан автобус белән Әтнәгә.
Лилия уйланып та тормады, нәкъ аныңча шаяртып:
--Ярар,барырмын,--диде.-Син әйткәнчә,--дип өстәп тә куйды.
--Менә шәп.Сине сюрприз көтә.Килгәч, барысын да сөйләшербез.Вакытым юк, бакчага кече кызның бәйрәменә ашыгам,--диде дә, Лилия нидер әйтеп өлгергәнче, телефонын сүндереп тә куйды Гөлнур. Гел шулай инде ул: һаман каядыр ашыга. Кыз ахирәте белән ничек танышуларын исенә төшерде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, ул, укытучы булу теләге белән, Башкортстаннан Арчага ук килде, педагогия көллиятенә укырга керде.Туган төбәгендә дә мондый уку йортлары булса да, Казанга якынрак булу теләге китерде аны монда. Әле башкаларга әйтеп бетермәгән тагын бер хыялы бар иде кызның: көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт университетында укуын дәвам итү. Тулай торакта ул Әтнә кызы Гөлнур белән бер бүлмәгә урнашты.Ут борчасы кебек Гөлнур сабыр холыклы Лилиянең капма-каршысы иде, шуңа да карамастан, алар беренче көннән үк ахирәт дусларга әйләнделәр. Бу дуслык еллар узган саен һаман ныгый гына.Әнә шул "кызый" дип өздереп әйтүләре белән күңелләне эретә дә куя инде ахирәте, "юк" дип тә әйтә алмыйсың үзенә. Бүген дә менә берсүзсез риза булды да куйды. Һәм ике көннән ерак юлга -Казан артына кузгалды ул.Юк, ахирәте әйткәнчә,поездларга утырып, урау юллар аша түгел, әнә ич аның кая теләсә шунда алып барып җиткерергә әзер торучы дүрт көпчәкле дусты бар.
Бик сагынып күреште ике ахирәт.Үзләре табын әзерләде, үзләре бертуктаусыз серләште-сөйләште.Яннарында Гөлнурның Илшаты бөтерелде: әле анда, әле монда йомышка чаптырды аны хатыны. Әнә өч кызы булышып йөри. Әниләре аларга үзләре өчен өстәл әзерләргә кушты. Шуңа бик тырыша алар.Кечкенәсенә кадәр ни дә булса эшли.Анысы бигрәк әнисенә охшаган инде:үзе быты-быты нидер сөйли,үзе бертуктамый көлә. Матурлап, дүрт кешелек табынны корып та куйдылар. Нигә дүрт кешелек? Тагын кемне көтә хуҗалар?..Ләкин сорап тормады Лилия, берәр дуслары бардыр.
--Әй кызый, бәйрәмгә соңга калабыз бит, бездән башка Кыш бабай килмәс. Барысы да әзер,тамак ялгап алыйк та,үзебезне тәртипкә китереп, тизрәк кузгалыйк.
Кап-кара күлмәк кигән,еллар узса да, сылулыгын югалтмаган ахирәтенә яратып карап торды Гөлнур. Ишектән кергән Илшат кечкенә Алсуын кулына алды да:
--Кызлар, машинаны җылыттым, сез әзердер бит,-дип чыгып та китте.
Гөлнур:
--Тукта әле,әтисе,сиңа әйтәсе сүз бар,--дип, аңа иярде
Ир белән хатын нәрсә турындадыр озак кына гапьләштеләр. Бераздан Гөлнур, ишекне ачып,аптырап торган Лилиягә карап,серле генә елмайды да:
--Киттек, кызый,--диде.
Алар килеп кергәндә, чыршы тирәсендә кызып-кызып татарча бииләр иде, һәм барысы да маска-битлектән. Лилия үзалдына елмаеп куйды: моннан унбиш ел элек беренче тапкыр бирегә Яңа ел бәйрәменә кайткач та моңа гаҗәпләнгән иде ул. Ахирәте аңа монда шундый тәртип булуын, битлексез бәйрәмгә кертмәүләрен әйткән иде.Бөтенләй исеннән чыгарган бит, юкса хәзер кибет саен бит алар, җаның ниндине тели.Теге вакытта гына яшьлекләренә килешле битлек эзләп аптыраганнар иде.Яшьлекнең нинди битлек белән дә гүзәл булуын аңлап бетермәгәннәр шул алар. Аның уйларын сизгәндәй, ул арада Илшат бер кулына битлекләр тотып,икенче кулындагы телефоныннан кем беләндер сөйләшә-сөйләшә, алар янынакилде:
--Көт, мин хәзер чыгам,--диде ул кулындагы телефонга,үзе күзенә керердәй булып карап торган хатынына күз кысты да битлекләрне өләшеп чыкты.Лилиягә куян битлеген кигереп куйды,нәкъ теге вакыттагыча.Кулында калган икесен тотып, үзе ишектән чыгып китте.
--Абау,кап-кара куян булдың, берәр аучы эләктермәсә ярый инде үзеңне,-- дип шаяртты ахирәте.Ул арада кемдер аны биюгә чакырып алды.Бигрәк матур бии инде. Гәүдәсе бераз тулыланса да җитезлеге һаман шул.Кара ничек йөзеп кенә бара.Лилия дә кимен куймый анысы.Хәзер ул аңа басарга тиеш.Элек гел шулай иде. Ике ахирәт кара каршы бии башласа, түгәрәкне киңәйтеп аларга урын бирәләр иде.Шулай булмыйча соң,алар бит көллиятнең бию түгәрәгендә иң оста биючеләр-республика дипломантлары иделәр.Лилия дустына каршы биергә чыгарга әзерләнде. Ләкин Гөлнур каршы якта басып торган бүрене дәште. Әллә ничек моңсу булып китте аңа.Ул да түгел янындагы буш урындыкка аю битлеге кигән берәү килеп утырды һәм шунда ук кызга сүз катты:
--Кыш көне куяннар кара буламыни?
Лилиянең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды: бик таныш һәм бик кадерле тавыш иде бу.Ләкин сиздермәде: тавыш иясенә үпкәсе зур иде аның.Шулай да сер бирмәде, уенга кушылып китте:
--Аюлар кышын йокламыйлармыни?
--Бу куян һаман шулай усалмыни әле?
--Ә аюның һаман шул кара мыеклары бармы соң?
--Каян белә куян кызы аюның кара мыеклары булуын?
--Куян кызы күрәзәче бит ул.Әнә битлегең аша күренә.Әле маңгаеңа качкын мишәр аюы Әнәс дип тә язылган.
Лилия, үз сүзләреннән үзе канәгатьбулып елмаеп, әкрен генә аюның битлеген маңгаена күтәрде,һәм,алданмавына ышаныр өченме,бармак очларын әкрен генә ничә еллар төшләренә кереп йөдәткән кап-кара мыекка тигерде. Ә егет, аларнытотып алып, иреннәренә китерде.Озак еллар күрешмичә торган бу икәүгә әйтерсең тирә-юньдә беркем дә юк иде.Дөрестән дә, каршы як почмакта басып, боларны күзәтеп торган төлке белән бүредән кала башкаларның гамендә дә юк иде алар.Ә теге ике хәйләкәрнең бик канәгатьбулып елмаюлары битлек аша бөтен йөзләренә җәелгән иде.Ләкин бу бәхетле парга комачаулыйсы килмәде аларның, биючеләр арасына бөтерелеп кереп киттеләр.Көй тынып,яңадан бу якка күз салганда, Аю егете белән Куян кызының урыннары буш иде инде.
Әнәс белән Лилия бу вакытта унбиш ел элек үзләре йөргән урамнар буйлап нәкъ шул чактагыча җитәкләшеп, истәлекләргә бирелеп баралар иде.
Алар бит моннан унбиш ел элек Яңа ел кичендә танышканнар иде.Ул вакытта да берсе аю, икенчесе куян битлеге астында иде. Лилия-- Гөлнурның кунагы,ә Әнәс --Илшатның дусты.Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыйлар. Яңа ел кичендә башланган дуслык бик тиз кабынып китеп, мәхәббәткә әверелде.Унбише яңа тулган горур кызның башын әйләндерде дә куйды мишәр егете Һәм үзе дә баш -аягы белән гашыйк иде ул бу Агыйдел буйларында үскән ярым татар,ярым башкорт кызына. Еш очрашты алар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике гашыйкка Казан белән Арча арасы нәрсә ул! Бер атнада егет Арчага килсә,икенчесендә кыз Казанга барды. Спектакльләр дә карадылар, музейларда да булдылар,Казан урамнарында да йөрделәр. Каникул-яллардан соң да сагынышып күрештеләр.Өченче курста Әнәс кышкы ялдан соң килмәде.Көтеп-көтеп тә күренмәгәч,кыз Илшаттан сорашырга дип,ахирәтенә ияреп, Әтнәгә кайтты.Кызның соравына каршы егет:
--Белмим,каникулдан килмәде,--диде.Ләкин үзе күзләрен кыздан яшерде.
Әнәснең туган ягына юлланган хатлар да ачылмаган да килеш кире кайтты. Суга төшкәндәй юкка чыкты егет.Бик озак һәм авырттырып төзәлде йөрәк ярасы Лилиянең.Әйләнә-тирәдә мәхәббәт аңлатып йөрүчеләр булса да,йөрәктә беркемгә дә урын юк иде: Әнәсне алып ташлый алмады ул аннан.
Көллиятне бик яхшы билгеләренә генә тәмамласа да,Казанда укуын дәвам итмәде ул,хатирәләрнең яңарып торуын теләмәде,яшьлек хыялларына хыянәт итеп,Уфага кайтып китте. Башкорт дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә документларын тапшырды, дипломын да алды.Эше дә әйбәт,дәрәҗәсе дә бар, берүзенә өч бүлмәле фатир, хатын-кызлар йөртү өчен бик уңайлы чит ил машинасы.Бар да бар,язмышына буйсынып, утызын тутырып, Рәсәйдәге утыздан узган утыз мең карт кыз арасында үзенә урын тапкан да иде бугай инде.Бүгенге очрашу барысының да астын өскә китерде, әйтерсең арадагы теге унбиш ел булмаган.Юк шул,унбиш яшьлек йөрәк юк.Утыз яшьлек акыл баш аңа бүген.Акылга власть та, сүз иреге дә бирелгән.Кыз кебек үк үз уйларына бирелеп атлаган егетне Лилиянең тавышы чынбарлыкка кайтарды:
--Кайда идең син, Әнәс,кая югалдың теге вакытта? Яратмадыңмыни син мине? Яратам дип алдап кына йөрдеңмени?..
--Лилиям, кадерлем, син бит минем җанымның яртысы идең...Идең түгел,хәзер дә шулай. Кичерә алсаң кичер мине, ә ул вакытта шулай кирәк иде.Ул елны каникулга кайткач, әти үлде минем.Әни җилкәсендә миннән башка берсеннән-берсе кечкенә биш малай калды.Мин аларны шул хәлдә ташлап китә ала идеммени?!
--Ә нигә миңа бу турыда язмадың, ник язган хатларымны укымыйча да кире җибәрдең?!. Мин аңламас идеммени!. Бу хакта Илшат та белмәдемени?!.
--Илшат белде,аның белән безнең арада элемтә бервакытта да өзелмәде.Синең хакта да мин һәрвакыт алардан белешеп тордым,тик аңа минем турыда сиңа сөйләмәскә дип вәгъдә бирдердем.
--Ник?! Нигә?!
--Кадерлем,син минем өчен илаһи зат идең.Яшь булулыгың белән аңлап та бетерми идең әле.Ә мин синнән өлкәнрәк тә,тәҗрибәлерәк тә идем.Балда-майда гына йөзеп яшәгән, бөтен дөньясы җитеш ата белән ананың бердәнбер иркә кызына алга таба нәрсә бирә ала идем соң мин-- хәерче авыл малае ?!.
Берара сүзсез бардылар.
--Анысын уйлый белгәнсең, ә менә "Миннән башка ничек яшәр бу?" -дип уйладыңмы соң?
--Яшь идең, башкаларны-- үзеңә тиңнәрне очратырсың, мине онытырсың дип уйладым.
--Син оныттыңмыни? Башканы очраттыңмы?
Әнәс бераз сүзсез барды.
--Онытырга тырыштым.Башым-аягым белән эшкә чумдым, читтән торып институтны бетердем һәм өйләндем дә. Кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызына. Ул да минем кебек ишле гаиләдә үсте. Начар яшәмәдек, ләкин балаларыбыз булмады.Бәби табарга ярамый иде аңа.Минем күршедәге балалар белән ничек мәш килгәнне күреп,әй өзгәләнә иде,үзе дә бик ярата иде.Миңа сиздермичә генә бәби алып кайтырга җыенган бит бу.Минем каршы килүемә,табибларның кисәтүенә дә карамастан, үз сүзендә нык торды.Йөклелегенең ярты гомерен хастаханәдә үткәрсә үткәрде, тапты бик матур кыз бала. И сөендек, куандык инде:тормышларыбыз түгәрәкләнеп китте. Ләкин иртәрәк сөенгәнбез булып чыкты: бәбидән соң тернәкләнә алмады бахыр, якты дөньяны калдырып китеп барды. Лилиямә өч яшь тула инде.
Кыз иргә күтәрелеп карады.
--Әйе, кызыма Лилия исеме куштык.Әнисе шулай теләде,синең хакта белә иде.Бик сабыр холыклы иде, ярата иде мине. Мин ярату белән җавап бирә алмасам да бик хөрмәт итә идем. Әнием, кызым белән яшәп ятабыз.Карт инде әнием,ләкин көчендә әле.Кызымны да ул үстереште,хәзер дә аның белән калдырып килдем.
Тагын тынлык урнашты.
--Яңа елны урамда каршылыйбыз түгелме соң без?! - диде Лилия, аңга килеп. Балалар кебек кулга-кул тотынышып, өйгә таба йөгерделәр. Аларны гына көткән кебек Кремль курантлары Яңа ел тууын хәбәр иттеләр.
Шампан шәрабе ачылды, бокаллар мөлдерәмә тутырылды. Хуҗа сүз алды:
--Яңа еллар котлы булсын! Бәхет-шатлык, сөенечләрдән генә торсын. Киләсе Яңа елларны да сау-сәламәт, менә шулай бергә каршыларга язсын.
Озак утырды дуслар.Кая ашыгырга, алда озын -озак ял көннәре.Ләкин һәрнәрсәнең чиге була. Ике көннән кунаклар, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, үзләрен кунакка чакырып, юлга җыена башладылар. Әнәс кызы, әнисе өчен борчылды. Кызы да әтисе шалтыраткан саен:"Әтием, кайчан кайтасың ,бик сагындым сине, тизрәк кайт инде"-дип елый иде. Лилия дә, өйдә көтеп торучысы булмаса да,юк сәбәпләрне бар итеп, кайтырга җыенды. Юлга бергә кузгалырга булдылар. Юллары бер якка иде.Саубуллашып,һәркайсысы үз машинасына юнәлде. Әйтәсе сүзләр әйтелеп беткән иде бугай инде.Алай да соңгы сүзне Гөлнур әйтте:
--Икенче килгәндә икегез бер машинада килегез!
Әнәс тә,Лилия дә елмаеп кына куйды. Машиналар кузгалып китте. Кайтыр юллары озын иде.
Розалия Кәримова. Яңа Авыл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев