Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өйдән чыкмый гына өйрән

Хәзер татар телендә матур итеп аралашырга өйдән чыкмыйча да өйрәнергә була. Ничек итеп дисезме? Бик гади - компьютер аша. Моңа кадәр андый мөмкинлек инглиз телен өйрәнергә теләүчеләр өчен булдырылган иде. Ә күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленә дистанцион (читтән торып) өйрәтү...

Хәзер татар телендә матур итеп аралашырга өйдән чыкмыйча да өйрәнергә була. Ничек итеп дисезме?
Бик гади - компьютер аша. Моңа кадәр андый мөмкинлек инглиз телен өйрәнергә теләүчеләр өчен булдырылган иде. Ә күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленә дистанцион (читтән торып) өйрәтү буенча "Ана теле" проектына старт бирде. Проект өстендә республикабызның тел белгечләре, галимнәр, мөгаллимнәр эшли. Ул Татарстанда гомер кичерүчеләргә генә түгел, ил буйлап сибелеп яшәүче башка милләттәшләребезгә дә татарча аралашырга өйрәнү мөмкинлеге бирә. Ана телендә начар аралашучы, әмма аны өйрәнергә теләге зур булган татарлар өчен менә дигән мөмкинлек бу. Шуңа күрә "Ана теле" проекты татар телендә матур итеп аралашырга теләгән райондашларыбызны да битараф калдырмас дип өметләнәбез.
Әлеге проект татарча аралашырга өйрәтеп кенә калмыйча, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләребезгә тагын да якынаерга мөмкинлек бирәчәк. Ул 9 бүлектән тора һәм һәр бүлек катлаулана бара. Тугызын да уңышлы тәмамлаучыларга сертификат бирелә.
1 марттан "Ана теле" проекты укучысы булу бәхете нибары 10000 милләттәшебезгә генә елмаячак. Шул 10000 укучы арасында сез дә булырга телисез икән, шул көннән соңга калмыйча, anatele.ef.com сайтына кереп, теркәлү узыгыз. Аннан соң сез дә "дистанцион мәктәп" укучысына әйләнәчәксез. Гүзәл ана телебездә аралашырга өйрәнүдә уңышлар юлдаш булсын!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев